Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:20

Гыйракта 2 тотык журналистны азат итү турында килешенде


Гыйрактагы сугышчан дин әһеле Моктада әс-Садр вәкиле Американың Си-Би-Эс телевидениесенең 2 журналистын тотык итеп алучылар белән журналистларны азат итү турында килешүгә ирешелде диде.
Моны Басрадагы әс-Садр идарәсенең мөдире Һариш Әддари әйтте.
АКШ хәрбиләре сүзчесе Григорий Смит без аларның якын сәгатләрдә булмаса да якын көннәрдә азат ителүенә өметләнәбез диде.
Ул журналистларны якшәмбе көнне Басрада кунакханәдән битлекле кешеләр алып чыгып киткән диелә.

XS
SM
MD
LG