Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:49

Безне яклаучы күп, тик каршы килүче дә шактый, ди депутат


Татарстан Дәүләт Шурасының тел, фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев

Татарстан Дәүләт Шурасының тел, фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев

Татарстан депутатлары, “Мәгариф турында”гы федераль канунга милли-төбәк компонентны кире кайтарырга дигән тәкъдим әзерләде

“Азатлык” радиосына Бөгелмәдәге тыңлаучыбыздан sms хәбәр килде. Үзен Хөснетдинов дип таныткан тыңлаучы, “Татарстан җитәкчелеге милли-төбәк компонентының бетерелүенә карата нинди дә булса чаралар күрергә җыенамы ?," дигән сорау язып җибәргән.

Безгә билгеле булганча, хакимиятләр бу юнәлештә күпмедер эш алып бара. Мәсәлән, чәршәмбе көнне Татарстан депутатлары, “Мәгариф турында”гы федераль канунга милли-төбәк компоненты турындагы мәтдәне кире кайтарырга дигән тәкъдим эзерләде. Бүген Татарстан Дәүләт Шурасының тел, фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты утырышында шул мәсьәлә каралган. Русия канунына кертелгән төзәтмәләр нигезендә, федерал стандарт кертелә һәм төбәкнең үзенең уку программаларын алып барырга хокук бирүче милли-региональ компонент бетерелә.

Бүген комитет утырышында каралган шушы мәсьәлә турында Дәүләт Шурасының тел, фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев белән сөйләштек.

"Бу хәлдән чыгу өчен бер генә кануный юл бар. Русиянең төзәтмә кертелгән шушы мәгариф канунына тагын бер төзәтмә кертү, аны төзәтү. Бүген комитет утырышында без шушы мәсьәләне җентекләп тикшердек, фикер алыштык, бәхәсләштек. Бүген комитетта хупланган канун проектында без милли-региональ компонентны кире кайтарырга тәкъдим итәбез һәм аның кайсы кануннарда дәвам ителергә тиешлеген, киләчәктә ничек итеп гамәлгә керергә тиешлеген шәрекъләп күрсәтәбез.

Без анда мәктәп турында гына түгел, тулы мәгәриф системасы турында сүз алып барабыз. Безнең канун проектын яклауны сорап, Татарстаннан Русия Думасына сайланган депутатларга да мөрәҗәгать итәчәкбез. Безнең бу башлангычны яклап, Русиянең 21 төбәгеннән безгә карарлар, мөрәҗәгатләр килде. Без шушы төбәкләрдән сайланган Дума депутатларын да бу эшкә җәлеп итәргә уйлыйбыз. Безне яклаучлар күп, әмма безгә каршы торучылар да аз түгел. Димәк эш бик катлаулы булачак."

Бу 21 Русия төбәге, нинди төбәкләр ул, Татарстан кебек милли республикалармы?

"Алар милли республикалар гына түгел. Андыйлары да бар, Төн
ьяк Осетия, Бурят, Якут, Чуашстан республикалары да бар. Күбесенчә руслар яшәгән төбәкләр дә бар. Мәсәлән, Свердловски өлкәсе, Чиләбе өлкәсе һәм башка төбәкләр. Аларның инде, билгеле, үз максатлары. Алар безнең кебек татар телен ничек укыту турында хыялланып, план корып ятмый, аларның төбәк тарихларын укытасы килә, үзләренең географиясен, хәттә кайбер төбәкләр милли-региональ компонент итеп православие дәресләрен кертергә уйлый. Аларның үз максталары. Безнең максатыбыз – шушы милли-региональ компоненты саклап калып, үзебезнең республикада һәм чит төбәкләрдә булсын, татар теле, татар әдәбияте, татар халкы тарихы, Татарстан тарихы, гомумән үзебезнең халыкның милли үзенчәлеген билгеләгән, ачыклаган фәннәрне укыту."

Бу төзәтмә Думада кайчанрак каралырга мөмкин, ничек фаразлыйсыз?

"Анысы инде Русия Думасыннан тора. Без аны ашыктырырга тырышачакбыз. Бу төзәтмәне без, Татарстан Дәүләт Шурасының алдагы утырышларының берсендә, февральдә яки мартта карарга җыенабыз. Аннан соң, Дәүләт Думасына тапшырганнан соң, без аларга тиз арада карауларын сорап мөрәҗәгать итәчәкбез. Чөнки вакыт көтми. Әгәр быел регионал-милли компонент кире кайтарылмаса, киләсе елның сентябрь аеннан инде яңача укыта башлаулары мөмкин. Дума җәйге ялга таралганчы, без аларны шушы канунны карауларын таләп итәргә тиешбез."

XS
SM
MD
LG