Бу көннәрдә Татарстандагы министрлыклар узган елга нәтиҗә ясый. Әлеге эшне яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы да эшләде. Озын-озын нотыклар, эшләнгән эшләр, куелган максатлар турындагы су буе чыгышлар, алдынгыларны бүләкләү - барсыда гадәттәгечә һәм барсыда урыс телендә. Бердәбер татар телен искә алучы, “Сәләт” яшьләр үзәге әйдаманы Альбер Шакиров булды. Альбертның республика түрәләре алдында ясаган чыгышында “Сәләт-Прага” мәктәбе телгә алынды. Шушы чыгышын ул: “Тырышкан табар - ташка кадак кагар!” дигән татар мәкале белән бетерде.
Хәзер инде яшьләр министрлыгының чыгышындагы кайбер мәгълүматларга тукталыйк.
2007 елда Татарстан спортсменнары Бангкокта узган Универсиада уеннарында төрле дәрәҗәдәге медальләр алуга ирешә. Ә 2013 елдагы Универсиада инде Казанда узар дип өметләнәләр Татарстанда. Бу хакта республиканың хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов болай ди:
“2008 елга минем өчен спорт өлкәсендә төп максат - республиканың 2013 елгы Универсиаданы үткәрү хокукын алуы. Бу хөкүмәт, министрлык һәм шәһәр хакимияте өчен төп максатларның берсе булырга тиеш. Иң актуаль мәсьәлә шушы , чөнки әгәр без Универсиаданы үзебездә үткәрү хокукын алсак, яңа төрле үсеш, алга китеш булыр иде. Шәһәр һәм министрлык өчен генә түгел, башка юнәлештә дә.”
Ә инде республиканың туристларны кабул итү объектларының тиешле дәрәҗәдә түгеллеген хөкүмәт башлыгы үзе әйтте.
“Казан һәм Бигеш һава аланнары Европа таләпләренә туры килми. Казан-Чаллы юлында машина хәрәкәте тиешеннән артык. Елгы порты ахыргача төзекләндереп бетерелмәгән. Кунакханәләр системасын камилләштерергә кирәк, берничә бик кыйммәте бар, ә арзынлысы, уңайлысы юк”, ди Татарстан премьер-министры.
Министр Марат Бариев туризм өлкәсе хакында сөйләгәндә, Татарстанга сәяхәт кылучы туристлар саны узган ел белән чагыштырганда 12 процентка артуын белдерде.
Яшьләр министрлыгының еллык йомгак җыелышында күңеллерәк мизгелләр дә булды - Казандагы югары уку йортларының тәрбия эшләре буенча ректор ярдәмчеләре шурасы җитәкчесе авызыннан “2 марттагы сайлауда яшьләр иң яшь намзәткә тавыш бирәчәкләр” дигән сүз чыкты. Моны ишеткән түрәләрдә сорау туды, ә бит анда яшь нәмзәт Богданов, диделәр алар. Шуннан соң инде докладчы сүзен төзәтеп, "Медведевка тавыш бирәчәкбез", дип белдерде.