Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:09

Шаляпинны искә алып татар моңын да искә төшерделәр


Казанда Бауман урамында Федор Шаляпинның 135 еллык туган көнен билгеләп узу.

Казанда Бауман урамында Федор Шаляпинның 135 еллык туган көнен билгеләп узу.

Шаляпинга тууга 135 ел: Аны Казанны данлаучы дип атыйлар. Шул ук вакытта татар җырчыларына да Шаляпинныкы кебек һәйкәлләр корылсын иде диләр

Казан данлыклы урыс җырчысы Федор Шаляпинның 135 еллык туган көнен билгеләп узды. Татарстан башкаласында Халыкара Шаляпин исемендәге опера фестивале уза. Горький музеенда кич белән аңа багышлап кичә узды. Ә көндез Бауман урамында Федор Шаляпин һәйкәле һәм Шаляпин кунакханәсе, Шаляпин кафесе, музыкаль салоны янында тантаналы митинг та узды. Тик кайберләр Шаляпинның кем булуын белми булып чыккан. Шулай ук урыс җырчысы Шаляпинга һәйкәл бар, татар җырчыларына да һәйкәлләр корырга кирәк ди Бауман урамында оештырылган бәйрәмдә катнашучы казанлылар.

Казанны данга күмүче йорты юк ителгән

Педагог һәм галимә Миләүшә Йосыпова Федор Шаляпин Казанны данга күмде дип исәпли.

“Мин элек Казанда туристлар йөртә идем. Күп кеше аны белеп сорый иде. Бик борчылам тик менә Пушкин урамындагы аның туган йорты юк ителде. Ә Шаляпин исә Казанны, Татарстанны дөньяга танытты. Без татарстанлылар аның белән ихластан горурланабыз.”

Иктисад профессоры Фәйзелхак Гыйззәтуллин да Шалпяинны үз итә.

“Без Шаляпинны бик нык хөрмәт итәбез. Ул - Татарстанга реклама. Казанда туды. Максим Горький белән бергә үсте. Горький белән бергә хорга да язылганнар. Шул вакытта бит Максим Горькийны хорга алганнар, ә Федор шаляпинны юк. Димәк аның тавышы үзенчәлекле, бик үк гадәти булмаган”.

Шаляпинда татар моңы да бар

Вильямс Әхмәдуллин, билгеле музыкачы да Шаляпин тавышында башка бер төрле моң күрә. Җырчыны якташ дип кенә түгел, милләттәш дип тә саный.

“Аның моңы үзенчәлекле иде. Юкка гына ул Парижда да танылу алды. Җырында татар моңнары бар иде. Аның тавышындагы сонорлык татардан килә бит инде. Ул татар тимерчесе белән бергә эшләде. Шунда аннан моң да алган булырга мөмкин. Шаляпин татарча да белә иде. Мин аны татар дип саныйм.”

Планета баш ия, ә хоккейчылар белми

Чарага кешеләрне кешеләрне Горкий музее туплаган. Хезмәткәр Нина Нефедова Шаляпинны бар дөнья белә дип саный.

Чиркәүдә Шаляпин рухына дога.

“Бу искитәрлек талантлы йолдыз, безнең туганыбыз шушы тирәдә туган. Икенче көнне үк менә бу чиркәүдә чукындырылган. Тик беркем дә ул балада Казанны данлаячак чын оста, моң сандугачы ятканын белмәгәндер. Ә бүген бит Шаляпин каршында Россия гына түгел, бар дөнья һәм Планета баш ия”.

Бәлки Планетада беләләрдер. Тик Шаляпин митингына килгәннәр арасында шактый яшьләр бар иде. Алардан сорагач, Шапяпин кем булуын белми булып чыктылар. Беренче санлы спорт мәктәбендә укыйлар икән. Хоккейчылар. Укытучылар танышсыннар дип китергән. Алар чиркәүгә кереп Шаляпинны искә алып тормады. Һәйкәл янындагы храмда Федор Шаляпин рухына багышлап дога кылынды.

Шаляпин турында сызгыру

Ә Вильямс Әхмәдуллин мактаса да Шаляпин репутарын авыр нәрсә ди.

“Шаляпин сызгыра да торган булган. Хәтта Мефистофель ариясын сызгырып йөри торган булган.Мин дә менә нәфис итеп сызгыручы буларак билгеле. Музыканы сызгырып күрсәтәм.”

Вильямс Әхмәдуллин кумиры кебек Иван Грозный булып җырларга да, Мефистофельне сызгырып күрсәтергә дә теләмәде. Вильямс Әхмәдуллин билгеле татар композиторы Мансур Мозаффаровның Мөхәммәт Садри сүзләренә язган. "Сайра, сандугач" җырын сызгырып күрсәтте.

Татар сандугачлары һәйкәлләре

Бауман урамында татар сандугачларына да урын бар. Тик әлегә аларга кадер Шаляпинныкы кебек күрсәтелмәгән. Элеккеге “Спартак” берләшмәсе мәдәният йорты бүген MANGO кибете. Шул бинада шау-шу һәм гаугалар белән сакланып калынган Сара Садыйкова тактасы бар. Бауман урамында унтугызынчы йорт, татар тарихи архитектура һәйкәле булган һәм ябылып нидер көтүче бинада Муса Җәлил тактасы да бар. Шунда ук аяк астында тротуарга мәрһүм сандугач Хәйдәр Бигичевның җиз тактасын кадаклап куйганнар. Анысы Барс-медиа идеясы белән эшләнгән. Диварларда яки аяк астында калган татар сандугачларынының 135 еллыгын Казанда уздыручы булырмы? Аларга да һәйкәл ачып мтинглар ясаучы булырмы икән?

Барысы да үзебездән тора

Профессор Фәйзелхак Гыйззәтуллин алрга да хөрмәт булыр дип өметләнә. Ул Казан шәһәре Федор Шаляпинга, Чаллы Владимир Высоцкийга күрсәткән кадерне киләчәктә татар мәрһүмнәре Җәүдәт Фәйзи, Зифа Басыйрова, Нияз Даутов, Фәйзи Гәскаров, Рәшит Ваһапов, Марьям Рахманкулова, Таһир Якуповка да күрсәтелә ала дип саный.

“Барысы да үзебездән тора. Хәзер элеккеге кебек түгел бит инде. Ни теләсәң, шуны эшләргә була. Менә безнең дә егерменче елларда шаулаган композиторлар яки иҗат кешеләре күп бит. Шул ук Салих Сәйдәшев та бар. Җәүдәт Фәйзи. Мирхәйдәр Фәйзи. Аннары булды җырчылар Зифа Басыйрова, Нияз Даутов, Рәшит Ваһапов, Марьям Рахманкулова, хәтта аяныч язмышлы Таһир Якупов та үзенчә бик моңлы иде. Хәйдәр Бигичов яки Сара Садыйкова да лаеклы. Без аларны күтәрергә, рухларын сакларга тиеш.”

XS
SM
MD
LG