Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беренчел тикшерү грузин оллигархының үз үлеме белән үлүен күрсәтә


Британ полициясе беренчел тикшерү Грузиянең бай оппозицион сәясәтчесе Бәдри Патаркацишвилиның үз үлеме белән үлгәнлеген күрсәтте дип белдерә.
Грузия президенты Михаил Саакашвилины каты тәнкыйтләп килгән, гыйнварда үткән президент сайлауда аның көндәше булган Патаркацишвили сишәмбе кичендә Лондон читендә үз өендә үлгән.
Аны үтермәгәнлекләрен тулысынча ачыклау өчен аның тәнендә агу булу-булмавы тикшереләчәк.
52 яшлек миллиардер узган ел ахырыннан бирле Британиядә яшәде. Узган ел ахырында Грузия хакимиятләре аны ноябрь аенда үткән хөкүмәткә каршы киңкүләм урам җыеннарына бәйле рәвештә фетнә әзерләүдә гаепләгән иде.
XS
SM
MD
LG