Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:01

“Азатлык” радиосының чираттагы “түгәрәк өстәл” сөйләшүе бигрәк тә четерекле темага гаилә кору, бала үстерү, милләтнең сан ягыннан артуы яки кимүе.

Кешеләрнең күбәюе, яки кимүе. Бу мохит бер кем тарафыннан да идарә ителмәгән кебек. Чыннан да, ир кеше белән хатын- кыз гаилә төзиләр, бала үстерәләр. Аны аякка бастырыр өчен бик күп матди чыгымнар, йокысыз төннәр китә. Шушы эшкә җәмгыять, дәүләт ярдәм итәме? Кешенең шәхси тормышына бәйле торган төп оешма – ватандашлык хәлен теркәү идарәсе. Бала тугач, аның тууы турында таныклыкны ЗАГСта бирәләр. Өйләнгән вакытта да таныклыкны да, вафат булгач, тиешле кәгазьне дә ЗАГСта тутыралар. Дәүләт планы да, балаларны үрчетү, гаиләләрне күбәйтү яки киметү турында карарлар да моннан бирелми. Менә шул хакта бик сирәк уйланабыз һәм киңәш тотабыз. Бүгенге “түгәрәк өстәлдә” катнашучылар Асия ханым Измайлова һәм Зөһрә ханым Павлова Чаллы һәм Минзәлә шәһәрләрендә ЗАГС идарәләрен җитәклиләр.

Римзил Вәли. Быел гаилә елы, шуңа күрә, бала үстерү, үрчү, үрчемәү мәсьәләләре иҗтимагый тормышта торган саен ешрак яңгырый. Аны статистикадан башка да әйтеп була. Элегрәк гаиләдә алты-җиде бала үскән. Мин җиде балалы гаиләдә үстем. Хәзер шушы балалар үзләре иң күбендә бер-ике бала тапканнар, ә кайберләре хәтта өйләнмәгән. Яки өйләнсәләр дә, бала үстермичә, бик тыныч кына, тук кына яшәп йөриләр. Әйтегез әле, бала тудыру һәм үстерү мәсьәләсендә кая бара бу дөнья?

Асия Измайлова. Чаллы шәһәренең ЗАГС идарәсе җитәкечесе

Асия Измайлова. Мин Чаллы шәһәренең ЗАГС идарәсе начальнигы булып эшлим. Бу бик җаваплы вазыйфа. Республика күләмендә балаларның туу саны елдан-елга артып бара. Әлбәттә, сөенечле хәл. Туучылар үлем саныннан ике меңгә артыграк. Никахка керүчеләрнең саны да арта. Бу саннарның артуына ниндидер нигез булырга тиеш. Балаларны табыгыз дип, мәҗбүриләп таптырып булмый.

Римзил Вәли. Балалар бакчасына чират. Эш хакы белән дә мактанып булмый...

Асия Измайлова. Андый проблемалар ил күләмендә. Безнең шәһәрдә саннарның артуын башка сәбәп белән аңлатырга була. Беренчедән, республика күләмендә, шәһәр күләмендә җитәкчеләрнең игътибары. Мөмкинлек булмаса, бала да табып булмый. Бу мәсьәләләргә игътибар артканга күрә, туучылар саны үсә.

Римзил Вәли. Чаллыга “Камаз”га килгән яшьләрнең балалары үзләре хәзер ата-ана. Зөһрә ханым, менә сезнең Чаллыдагы коллегагыз балалар туу ата-аналарның эшләү һәм яшәү шартларына бәйле ди. Минзәләдә хәлләр башкачамы?

Зөһрә Павлова. Минзәлә - бик карт шәһәрләрнең берсе. Безнең бер бәла бар. Яр Чаллы, Түбән Кама барлык эшчән һәм булдыклы егетләребезне-кызларыбызны җыеп алды да, безнең шәһәребездә бик күп олы яшьтәгеләр калды. Шуңа күрә, бездә балалар туу үлүгә караганда кимрәк.

Римзил Вәли. Кешеләр укырга, эшләргә зуррак шәһәрләргә китә. Ә вак-төяк һәм эре авыллардан сезгә киләләрме?

Зөһрә Павлова. Яшьләр шәһәр үзәгенә килә дип әйтеп булмый. Безнең бик күп халыкны үзенә Яр Чаллы алды. Элекке елларда ул Ижау шәһәре булган. Кайда акчалы эш, зур оешмалар булган, шунда киткән халык. Ләкин, шуңа да карамастан, безнең елдан-ел никахлар да арта бара, бала туу да уңай якка үзгәрер дип уйларга нигез бар. Соңгы елларда үткәрелгән сәясәт, ил күләмендә кабул ителгән ана капиталы, яңа указлар, яңа пособияләр, алар барысы да гаиләгә, хатын-кызга, бала тууга этәргеч була ала. Өметләр зур. Шәһәребездә берничә уку йорты бар. Күп кенә яшьләр шушы уку йортларында белем ала. Демографияне үстерүгә үзләренең өлешләрен кертәләр.

Римзил Вәли. 1987-1988 елларда туган балаларны “Горбачев балалары” дип йөрттеләр. Хәтерегездәме, аракыны тыйгач, балалар туу бермә-бер артты? Менә быел тугыз процентка арткан. Болары “Путин балалары” буламы?

Асия Измайлова. Бәлки “Путин балалары”дыр, ләкин мин үз республикабызның да өлеше зур дип әйтер идем. Бу социаль ипотека, льготалы ипотека. Күп кенә гаиләләр икенче бала алып кайтуны планлаштыра.

Зөһрә Павлова. Минзәлә шәһәренең ЗАГС идарәсе җитәкечесе

Зөһрә Павлова. Мин дә шушы фикерне куәтлим, чөнки Минзәлә күптәнге, борынгы шәһәр булса да, соңгы елларда бик матурлана. Безнең дәүләтебез, хакимиятебез күп эшләр эшләде. Бик күптәннән Минзәләгә килмичә торып, кунакка килгән кешеләр шаккатып, шәһәр матурайган, дип китәләр.

Асия Измайлова. Балаларны тудырып кына булмый, аларны үстерергә кирәк, тәрбияләргә кирәк. Шуның өчен бик матур балалар мәйданчыклары төзелә. Безнең җитәкчебез “балалар эстетик җирдә тәрбияләнергә тиеш” диде. Төрле спорт корылмаларының, булуы бала үстерү өчен уңайлыклар тудыра.

Римзил Вәли. Менә сез Минзәлә турында әйтәсез, чыннан да, анда еш барып булмый. Уфага барганда, Пугачевский вал дигән урында туктыйм. Бик матур, чиста, күңелгә рәхәт. Республика чиге булгач, Татарстан капкасы буларак кабул ителә.

Асия Измайлова. Аннан тыш без бер дигән бассейн торгыздык. Минзәлә кебек җыйнак шәһәргә бу бик зур корылма. Быел гына Боз сараен ачтык. Монда гаилә әгъзалары барысы бергә жыелып ял итәләр.

Римзил Вәли. Зөһрә ханым, катнаш гаилә турында әйтәсе дә килми. Яшьләр кай вакытта уйлап та тормый. Катнаш гаилә буларак, сезнең гаиләгездә ике мәдәният, ике тел яшиме?

Зөһрә Павлова. Бу бик үкенечле хәл – татар теле сирәгрәк кулланыла. Балалар аны аңлый, ләкин яхшы сөйләшмиләр.

Римзил Вәли. Анысы ирегез аркасында гына түгел, Минзәләнең шәһәргә әверелә башлаудадыр.

Зөһрә Павлова. Беренчедән Минзәләнең шәһәр булуыннан, икенечедән, без үскәндәге атеистик һәм руслаштыру сәясәтенең нәтиҗәсе. Без рус телен дә белүче һәм татар мәктәбендә туган телне өйрәнгән балалар. Туган милләтебез белән горурлану, рус мәдәниятен хөрмәт итү рухында тәрбияләнгән кешеләр токымы.

Римзил Вәли. Иптәшегезнең исеме ничек?

Зөһрә Павлова. Николай.

Римзил Вәли. Николай ипи-тозлык сукалыймы татарча?

Зөһрә Павлова. Аңлый да, сукалый да, кирәк чагында барысын да аңлый. Утыз җиде ел бергә яшибез.

Римзил Вәли. Асия ханым, сез Чирмешәннән Чаллыга күчкәнсез. Татар гаиләсе башка милләт гаиләсеннән аз генә булса да аерыламы? Гореф-гадәт, сан ягыннан. Традиция буенча татар гаиләләре сан ягыннан күбрәк булырга тиеш. Элек шулай булган.

Асия Измайлова. Безнең Чирмешән районында төрле милләт кешеләре яши. Шуңа да карамастан, татар милләте булгач, рус мәктәбендә укысак та, туган телебезне беләбез. Татар гаиләсен башка милләтләр белән чагыштырганда, аермалары бар. Беренчедән, татар гаиләләре берләшеп, аралашып яшиләр. Бер-берсенә хөрмәтле караш, әти-әниләргә, әби-бабайларга.

Римзил Вәли. “Безнең гәҗит”тә Свердловскидан Фәвия Сафиуллинаның мәкаләсе чыкты. Бер хатынның татар ире аны кыйнап торган, аннан аерылгач, ул урыска кияүгә чыккан. Яңа гаиләдә балалары тугач, ире роддом тәрәзәсе каршындагы асфальтка “Исәнме, улымка!”, “Рәхмәт, Света, за сына!” дип язган. Яңа туган баласына татарча мөрәҗәгать иткән. Бу хатынның татар иреннән кыйналып яшәве минем өчен дә хурлык. Яраткач, урыс кешесе аны хөрмәт иткән, туган телендә эндәшкән. Бу вакыйга безнең әхлакый кодексны какшата...

Асия Измайлова. Тәрбия бит кешенең милләтенә карап бирелми.

Римзил Вәли. Ә без бирелә дип саныйбыз. Тәрбияне бирергә тиешбез. Шуны танырга туры килә. Татар милләтендә дә дуңгызлык очрый.

Асия Измайлова. Электән бит татар гаиләләре бик тәртипле гаиләләр саналган. Хәзер барысы да тигезләште. Сез әйткән мисал төрле милләттә дә булырга мөмкин.

Римзил Вәли. Ул ир чын татар булса, алай итмәс иде. Беренчедән, эчмәс иде; икенчедән, кыйнашмас иде.

Зөһрә Павлова. Милләтебез кими. “Ни өчен аракы эчеп килдең син ЗАГС бүлегенә, баланың таныклыгын язганда?”- дип, байтак әйтергә туры килә татар егетләренә. Кайберсе уйланып кала.

Римзил Вәли. Димәк, бу хәзерге тормышның кайнап торган өлеше. Монда тәрбияләгән кешегә дә, милли рухлы кешегә дә, дин кешесенә дә, милициясенә дә эш җитәрлек. Әлеге күренеш тынычландыра торган түгел.

Асия Измайлова. Тәрбия бөтен милләткә кирәк. Олы кешеләр яшьләр начар дип әйтергә өйрәнгән бит. Алай әйтмәс идем. Сөенечле нәрсә, мин үземнең күзәтүемнән чыгып әйтер идем. Күп процент руслар үз традицияләрен сакларга тырыша, башка милләт кешеләре – үз традициясен.

Римзил Вәли. Асия ханым хәзер руслар үз милләтенә, татарлар үз милләтенә, мөселманнар үз диненә, православлар үз диненә күбрәк тартылалар, дип шатлана. Ә статистика башкачарак күрсәтә. Катнаш гаиләләр, дин алыштырулар, милләтне онытулар яки бернинди милләткә, мәдәнияткә игътибар итмәү ешрак очрый. Өлкән яшьләргә җиткәч кенә Алла каршына басырга вакыт якынлашканда гына, кеше үзенең динен, телен, милләтен бераз искә төшерә. Ләкин тормыш тәрбиясе үз эшен эшләгән була. Бүгенге сөйләшүнең төп мәгънәсе, нәтиҗәсе шуны аңлатты. Әйе, гаилә милләтсез була алмый. Ата-ана гөрефләренә, туган телгә ихтирам тәрбияләмәгән гаилә сыйфат ягыннан да, сан ягыннан даярлы була. Ә дәүләт тарафыннан игълан ителгән Гаилә елы дәвам итә. Тирән һәм мәгънәлерәк сөйләшүләр бәлки калган айларда булыр. Ә хәзерге мәсьәләне аңлау менә шундыйрак хәлдә.

XS
SM
MD
LG