Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Таҗикстандагы вәзгыяткә борчыла


БМО Таҗикстанда кискенләшә баручы һуманитар вәзгыяткә борчылу белдерде. Бу кыш Таҗикстанда узган чирек гасырдагы иң кырыс кыш.
БМО генераль секретаре Ран Ги Мун кимендә 260 мең таҗикны кичекмәстән азык-төлек белән тәэмин итәргә кирәк диде.

Энергия һәт су кытлыгы вәзгыятне тагын да катлауландыра, күп кенә мәктәпләр утсыз калды.

БМОның балалар идарәсе Таҗикстанга ярдам, шул исәптән хастаханәләр өчен генераторлар җибәрүен белдерде.
XS
SM
MD
LG