Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Русия мөфтиләре җыелды


Казанда Русия мөфтиләр шурасының күчмә утырышы уза.
Казанда Русия мөфтиләр шурасының күчмә утырышы уза.

Мөселман халкын Русиядә дини китапларны “экстремистик” дип тыюның артуы борчый. Русия мөфтиләр шурасының күчмә утырышы “Корстон” үзәгендә уза.

Бу чара кысаларында җомга көнне «Русия ислам өммәтенең иҗтимагый һәм мәдәни үсешендә нәзарәтләр тоткан урын”, дигән фәнни-гамәли җыелыш та узачак.

Казанда мөфтиләр белән Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да очрашты. Аның каршында динчеләр Русия президентын сайлау вакытында Дмитирий Медевдевны яклау турында сөйләде. Тәбрик, мактау, тынычлык ярату кебек гомуми матур сүзләр күп булды.

Шулай да мөселман халкын борчыган бер мәсәләне дә оныта алмаганнар. Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Русиянең Азия әлеше мөфтие Нәфыйгулла Аширов кебекләрне мөселман китапларын “экстремистик” дип бәяләү борчый. Бу турыда тулырак итеп тантаналарга килгән рухани вә галимнәр икенче көнне сөйләшер дип көтелә.

Утырышта Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин дә бар иде.

Русия мөфтиләре шурасы гомумсәяси нәрсә: Путин-Медведев бергәлеген яклаудан башланып китте. Ә журналистлар исә алдан ук вәгъдә ителгән тема белән динчеләрне борчыды. Берничә көн элек алар каршында утырышны оештыру комитеты “еш кына бер гаепсез китаплар тыела” дип борчылу белдергән иде. Тик утырышта ачыктан-ачык итеп зурдан кубып бу турыда чыгышлар булмады. Сүз асылда 10 еллык тантанага килеп терәлде.

Чараны оештыруда актив катнашкан һәм Татарстан мөфтие урынбасары булган тарих фәннәре докторы Вәлиулла хәзрәт Ягъкуп шулай да бүген хәбәрчегә:

"Бүгенге көндә китапларны һәр район мәхкәмәсе дә тыя ала. Тик бу тыюларның хокукый нигезләре ныклы түгел",
диде.

“Менә Оренбурдагы Богырыслан мәхкәмәсе салафит юнәлештәге китапларны тыйды. Шул бер район мәхкәмәсе дә китапларны тыя ала. Русиядә экстремистик дип танылучы китапларны тыю буенча хокукый система булдырылмаган”, ди Вәлиулла хәзрәт.

2007 елда Русиядә шактый китап тыелды. Исемлектә узган ел ахырында алар саны 79 булган. Араларында ислам юнәлешендәге китаплар да шактый. Узган елны Татарстан прокуратурасы соравы белән Русияда Сәет Бәдүиззаман Нурси китапларын да тыйдылар.

Бүген Казанда тупланган мөфтиләр, моны психологлар һәм психолингвистлар белдерүләре нигезендә тыйдылар, ә алар дин мәсьәләләрен аңламый ди. Мәхкәмә Мәскәүдәге эре һәм дәрәҗәле Дин һәм хокук институты, Русия фәннәр академиясының Европа институты, Африка һәм Азия институты, , Шәрыкны өйрәнү институты, Ватикан, Европа Ислам шурасы, Малайзия Ислам университеты, Мисырдагы Әл-Әзһәр университеты, шул ук Русия мөфтиләре шурасы экспертларына да, Русиядәге Кеше хокуклары буенча вәкиле Владимир Лукин сүзләренә дә колак салырга теләмәгән иде. Ә бит беренчеләрдән булып 2004 елда ук тыелган Мөхәммәд ибн Сөләйман ат-Тамиминең «Бераллалык китабы» китабы да мөселманнарныкы иде.

Русия Ислам Университеты ректоры Рафик Мөхәммәтшин да Вәлиулла хәзрәтне хуплап, киләчәктә Русиядә китапларны тыю өчен аларны өйрәнү системасы булыр дип өметләнә. Ул бу китапларны тыйган вакытта алардан беркем дә киңәш сорамавын искәртә.

“Безне эксперт итеп чакырмадылар. Дини әдәбиятне тиз генә экстремистик дип атап беренчел мәхкәмәләре нигезендә генә тыелган китаплар исемлегенә кертү дөрес түгел. Тыю ныклы экспертиза уздырганнан соң гына була ала.”

Дөрес, башка илләрдә, хәтта алдынгы һәм демократик саналучы илләрдә дә китаплар тыела. Әйтик, Англиядә берничә ел шымчы Ричард Томлинсонның китабы тыелган булган. Аны дәүләт серләрен ача дип тыйганнар. 1986 елда Төркиядә сатудан "Британика" энциклопедиясе алынган. Туксанынчы елларда АКШта кайбер штатларда Марк Твенның "Том Сойер һәм Һекльберри Финн маҗаралары" кебек Русияда популяр булган балалар китабы да тыелган булган. Аларда рассачыл киная табылган дип саналган. Тик бу аерым штатлар турында гына бара. Шулай ук кайбер китапларны аларда я китапханә, я мәктәп тыя икән. Әмма Америка дәүләте үзе түгел. Бу турыда Newsru.com хәбәр сәхифәсе яза.

“Азатлык” хәбәрчесенә Татарстан хөкүмте каршындагы дин эшләре буенча шура рәисе Ринат Вәлиуллин:

“Тормыш шулай таләп итә. Тыярга туры килә. Сәет Бәдуиззаман Нурси китаплары тыелмады, аның урысча тәрҗемәләре генә тыелды”, ди.

Казанга утырышка килгән Башкортстан мөфтие Нуммөхәммәт Нигъмәтуллин да башкалар кебек тынычлык саклау турында сөйләде. Ә китаплар турында сорагач:

“Халкыбызның камил һәм урта җепне тоткан китаплары буенча диннне өйрәнергә кирәк. Мөфтиятләр кушкан китапларны укырга кирәк”, диде.

XS
SM
MD
LG