Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:04

Путин Медведев һәм кәбестә шулпасы турында


Мәскәү Кремленнән барган "сәяси сериал" 4 сәгать ярым дәвам итте

Мәскәү Кремленнән барган "сәяси сериал" 4 сәгать ярым дәвам итте

Атнакич Мәскәү Кремлендә хәзерге президент Владимир Путиннең Русия хәбәрчеләре белән чираттагы, һәм инде соңгысы дип фаразланган очрашуы үтте.

Мәгълүм ки, Русияләр тагын ике атнадан илнең яңа президентын сайлыячак, шуңа да Владимир Путиннең бүген Кремльдә узган матбугат очрашуы аның президент буларак үткәргән соңгысы иде дияргә мөмкин .

Бу очрашуда да Путин үзенең "хакимияткә ябышып ятмавын" һәм беркайчан да президентлыкта өченче мәртәбәгә дә калырга теләмәвен әйтте. Үзенең шушы позициясен яклап, ул Кремльдәге югары урынга якын хезмәттәше Дмитрий Медведевны тәкъдим итүен һәм аңа тулысынча ышануын белдерде. Ул хәтта "безнең арада шәхси химия (якынлык) дә бар, ил белән идарә итү дилбегәсен аңа бирү оят түгел", дигән сүзләр әйтте.

Путин берүк вакытта Медведев кулы астында хөкүмәт җитәкчесе буларак эшләргә әзер булуын да кабатлады, әмма башта моның өчен Медведевның президент итеп сайлануы һәм аның миңа бу вазыйфаны йөкләве кирәк, дип белдерде.

Җыелган хәбәрчеләр Путинне озак җибәрми торды
Сер түгел, мондый киңкүләм очрашулар вакытында Путин еш кына онытылып китеп микән инде, әллә эчтәге хисләрен яшерә алмый гынамы, шактый кызыклы белдерүләр ясый. Бу юлы игътибарны шул җәлеп итте – ил эчендәге проблемалар, үзенең казанышлары турында сораганда Владимир Путин бик йомшак, һәр сүзен үлчәп, хәтта горурлык хисе белән җавап бирде.

Ә инде халыкара мәс'әләләргә, бигрәк тә Русиянең Көнбатыш белән мөнәсәбәтләренә, ике арадагы яңа киеренкелеккә килгәндә - сайлау мәс'әләсеме ул, әллә инде Европада ракета калканын корумы - Путиннән шактый кырыс, һәм урыны белән хәтта вульгар сүзләр ишетелде.

Элекке елларда күпләр аның Чечня темасын күтәрүгә ярсып китүен күрә иде, хәзер инде ул Косовоның бәйсезлегенә дә, аерым дәүләт булган Украинаның НАТОга кушылырга теләвенә дә, Кушма Штатларның һәм Европадагы кайбер илләрнең, шулай ук Мәскәүдән бәйсез илләрнең яңа ракета калканын кору ниятенә бик ачуланып карый.

Атнакич аны бигрәк тә Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының Русия сайлавына үз күзәтүчеләрен җибәрү планы һәм шуның тирәсендә килеп туган вәзгыять чыгырыннан чыгарды. Путингә бу оешманың күзәтүчеләрне бер илгә бер санда, икенче илгә башка санда җибәрүе, ә кайберләренә исә бөтенләй җибәрмәве, яисә киресенчә, тавыш бирүне ничек оештыру кирәклегенә өйрәтүе ошамый. "Безне өйрәткәнче хатыннарын кәбестә шулпасы пешерергә өйрәтсеннәр", дип кырт кисте Путин бу уңайдан.

Русия президентының илдәге сайлауны гадел оештыру кирәклеген кәбестә ашын пешерә белүгә тиңләвен ишетү һәрхәлдә кызык булды.

Бәлки президент Путин чыннан да тиздән үзенең шушы югары вазыйдафадан китүен аңлап, үз фикерләрен инде иреклерәк белдерергә, эчтән уйлаганнарын бик яшереп тормаска булгандыр. Ул моны узган атнада да яхшы күрсәтте - моңа кадәр сүздә генә булса да Татарстан һәм татарларга карата яхшы мөнәсәбәтен кабатлап килсә, Дәүләт Шурасы утырышында ясаган чыгышында Татарстанга көтелмәгән һәм шактый көчле һөҗүм белән чыкты, аның 90-нчы елларда Русия белән араларын махсус килешү аша кору ниятен "башка сыймаслык" бер нәрсә дип атады.

XS
SM
MD
LG