Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:11

Чикаго янындагы университетта булган атышта 6 кеше үлде


АКШның Иллиноис штаты хакимиятләре Чикаго янындагы бер университетта булган атышта 6 кеше һәлак булды дип белдерде. Ут ачучы үзен дә атып үтергән. Дистәдән артык кеше яраланган.
Төньяк Иллиноис Университетында дәрес барган бүлмәгә кораллы кеше кереп ут ачкан.
Бу АКШ уку йортларында узган бер атнада булган дүртенче шундый атыш булды.

XS
SM
MD
LG