Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар һәм башкортлар милли мәгариф өчен көрәштә берләшә


15 февраль җомга көнне татар һәм башкорт халыкларының туган телне һәм милли мәктәпне яклауга багышланган уртак белдерү Intertat.ru электрон газетасында басылды.

Башкортларның бөтендөнья корылтае һәм Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетлары бу белдерүне бергәләп әзерләгәннәр. Моның белән алар үзләрен борчыган мөһим мәсьәләгә дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итә.
Башкорт һәм татар халыкларының мәнфәгатьләрен яклаучы бу оешмалар Русия Федерациясенең “Мәгариф турындагы” канунына 2007 елның 1 нче декабрендә кертелгән үзгәрешләр, халыкларны борчуга салу турында белдерәләр.

Канунга үзгәрешләр урта мәктәпләрдә туган якны өйрәнү, туган тел, туган әдәбият кебек фәннәрне укытуны гамәлдән чыгара. Бу исә Русиянең төп халыкларының туган телләре язмышын куркыныч астына куя. Күп милләтле һәм күп мәдәниятле федератив илнең мәгариф системасын төрле сәбәпләр белән үзәкләштерелә, дип әйтелә әлеге белдерүдә.
Башкорт һәм татар җәмәгатьчелеге “Мәгариф турындагы” канундагы милли төбәк компанентын саклау турында федераль хакимиятькә мөрәҗәгать итте. Әмма бу мөрәҗәгатьләр җавапсыз калдырылды.

Шулай булгач, мәгариф илкүлләм проекты шушы тармакның тотрыксызлыгына китерә. Русиянең сан ягыннан ике зур халык вәкилләре мәгаф тармагында үзләренең хокуклары һәм мәнфәгатьләре тапталуга каршы протест белдерәләр. Алар мәгариф өлкәсендәге конституциягә каршы канунны кире алуны таләп итәләр. Татар һәм башкорт милли җәмәгатьчелегенең уртак белдерүендә тигезллек, сабырлык, барлык этник төркемнәрнең хокукларын хөрмәт итү, иртәме соңмы җиңеп чыгар дип өметләнә. Әлеге белдерү хәзергә федераль мәгълүмат чараларында басылып чыкмады. Һәм анда әйтелгән таләпләрне искә алу гамәлләре хәзергә күренми.
XS
SM
MD
LG