Accessibility links

Матбугатлар «Алтын фондка» кертелде


12 февральдә Русиянең дәүләт китапханәсендә Татарстанның 8, Башкортстанның 30 басмасына аерымлылык билгеләре тапшырылды.

Мәскәүдә, Русиянең дәүләт, ягъни элекке Ленин исемендәге китапханәсендә, 2008 ел матбугат сезонының тантаналы ачышында Русия күләмендә иң яхшы дип табылган массакүләм матбугат чараларын бүләкләү мөрәсиме узды. Иң яхшы дип табылган басмаларга дипломнар, шәрәфле граматалар һәм матбугатның «Алтын фондына» кертелү турында махсус билгеләмәләр тапшырылды.
Русия матбугатының «Алтын фондына» кертелү турында аерымлылык билгесен бирү өченче ел дәвам итә инде. Андый билгеләрне көз көне узган халыкара матбугат күргәзмәсенең нәтиҗәсе буларак тапшыралар. Бу чараны иң башта Русиянең китапханәләр ассоциациясе уйлап тапкан булса да, матбугат, мәдәният министрлыклары да бу чарага зур игътибар бирә. 12 февральдә Русиянең үзәк китапханәсендә узган мөрәсимдә Русия мәдәният министры урынбасары Андрей Бусыган, Русия дәүләт китапханәсе директоры Владимир Федоров, журналистлар берлеге рәисе Всеволод Богданов, «Пресса» халыкара күргәзмә оештыру комитеты рәисе Н.Ненашев һәм башкалар катнашты.
Ә инде матбугат аерымлыгы билгесенә, аларны Русиянең «Алтын фондына» кертелүгә лаек булганнар арасында Татарстан һәм Башкортстан республика басмалары да бар иде. Әгәр дә быел Татарстанның 8 матбугаты бу исемгә лаек булса, Башкортстаннан 39 басма аерымлылык билгесе , «Алтын фондка» кертелү турында дипломнар алды. Бүләк тапшыруны оештыручылар быел Башкортстан матбугатын лидер, әйдәп баручы матбугат дип атады. Һәм 39 басманы Русия матбугатының «Алтын фондына» кертелү уңаеннан махсус бүләк - кубок та тапшырды. Башкортстан матбугатына дип тәгәенләнгән ул бүләкне «Ватандаш» журналы баш редакторы Фәрит Әхмәдиев кабул итеп алды. Бүләк тапшыруның программасына караганда Башкортстан матбугат вәкиленә бу бүләкне Владимир Җириновский тапшырырга тиеш булган. Бүләк бирүне берничә минутка кичектереп торсалар да, Җириновский килеп җитмәде.
Фәрит Әхмәдиев бу уңайдан, Жириновскийны бик күрәсе килсә дә , булмады инде, бәлки машинасының «мигалкасы» бозылгандыр, дип шаяртып та алды. Һәм «Ватандаш» журналы яратып укыла торган журнал, быел безнең тираж да артты дип белдерде. Мондый бүләкләрне алдан акча түләп куйган басмаларга бирәләр, дигән сүзләр дә бар. Сез моның өчен акча түләдегезме дигән сорауга Фәрит Әхмәдиев, түләдек, ләкин ул бик аз күләмдә, экспертлар өчен дип әйттеләр, диде.
Алдан әйткәнемчә, Татарстаннан 8 басма да Русия матбугатының «Алтын фондына» кертелү билеләренә ия булды. Өченче ел рәттән бирелә торган бу билгеләргә «Сөембикә», «Ялкын» журналлары икенче мәртәбә лаек булган. «Ялкын» җурналының баш мөхәрире Эльвира Закировадан, Матбугатның «Алтын фондына» кертелү журнал өчен нәрсә бирә дигән сорауга, ул,
ялтыравыклы, «сары» басмаларга караганда бер башка югары торабыз, дигәнне аңлата. Укучыларыбызның журналга карата ышанычын арттыра, басмабызның дәрәҗәсен күтәрә, диде.
Әлфира Закированың сүзләренә кушылган «Сөембикә» журналы баш мөхәррире Фирая Бәдретдинова да, бу бүләкнең китапханәләр тарафынннан бирелүен искә алып:
Безнең укучыбыз авыл җирендә, журналны яздырып алырга мөмкинчелекләре чикләнгән, шуңа күрә алар аны китапханәләрдән алып укыйлар. Журналның «Алтын фондка» кертелүе бер яктан зур мәртәбә булса, икенче яктан укучыларыбызның бәяләвен раслаган билге дә, дип белдерде.
Шулай итеп, 12 февральдә Русиянең дәүләт китапханәсендә һөнәри матбугат сезоны ачылу уңаеннан, Русия күләмендәге кайбер басмаларга аерымлылык билгеләре тапшырылды. Алар арасында Татарстанның 8, Башкортстанның 30 басмасы бар иде.
XS
SM
MD
LG