Accessibility links

“Яңа Гасыр” – оренбурларны якынайтучы күпер


Оренбурда татар теле тапшырулары ябылганнан бирле Яңа гасыр”бердәнбер татар телендә хәбәр итүче чыганак.

“Татарстан – Яңа Гасыр” телевизион каналының барлыкка килүе һәм аның космик иярчен дулкыны аша Дөньяның кай төбәгендә генә гомер итмәгән татарга барып җитүе зур җиңү булды. Туган тел мөхитеннән аерылып, чит мәдәниятләр, гореф-гадәтләр арасында үз асылын саклап калырга тырышкан халкыбызга бу чынга ашкан гамәлнең никадәр зур көч, дәрман бирүен әйтеп бетергесез.
Оренбур өлкәсендә сан ягыннан икенче урында торган 165 мең татар халкы да “Яңа гасыр” телевизион каналының игътибар үзәгеннән читтә калмый. Аның хәбәрчеләре өлкәбездә үткәрелгән мөһим чараларда катнашып, җитез хәбәрләр биреп баралар. Мәсәлән, Ләйсәнә Сәдриева күптән түгел Әсәкәй районында үткән “Ак хисләр” фестивале турында, шулай ук Оренбур һәм аның татар авыллары хакында 17 февраль көнне “Халкым минем” тапшыруында хәбәр итәчәк. Рәмзилә Хөрмәтова һәм башкалар төрки дөньяны шаулаткан мәшһүр “Вакыт” гәҗитенең Оренбурда узган 100-еллык юбилей чаралары хакында күләмле, эчтәлекле репортажлар бирделәр.
Аралар ерак булу сәбәпле, тиз генә килеп җитү мөмкинлекләренең чикле булуын исәпкә алып, төбәкләрдә хәбәрче пунктлар оештыру кирәклеген алга сөрә ул. Екатеринбур өлкәсендә 360 мең караучы тамашачысы барлыкка килеп, анда инде бу мәсьәлә хәл ителгән. Якын арада Удмурт Республикасы башкаласы Ижауда хәбәрче бүлеге ачылачак.
Әле гыйнвар ахырларында өлкәнең Пономаревка районы Дүсмәт авылына да Татарстанның “Яңа гасыр” телевизион каналы шул максат белән килеп киткән иде. Ни өчен каланың үзенә түгел, ә төрки-кайсак даласы уртасында утырган авылга? Моның сәбәбе бер генә, чөнки бу авыл халкы үз тырышлыгы белән “ТНВ” каналын кабелле телевидение аша һәр йортына диярлек керткән. Димәк, бу халык, Думаларның телебезне чабып өзү сәясәтенә бирешмичә, өстән фәрман – җиңеллекләр көтмичә, милли үзенчәлеген саклап калырга тырыша.
Бу юлы Дүсмәткә “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең иҗат җитәкчесе – Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова килгән иде. Ул үз чыгышында :
“Яңа гасыр” берләштерә !“, дигән девизыбыз белән, дөресен дә, милли яңарыш идеясе тирәсендә без бөтен дөнья татарларын берләштерергә омтылабыз, дип ассызыклады.
Компанияның бүләге итеп, авыл советы башлыгына ул компакт-тәлинкәләр җыелмасын бүләк итте. “Яңа гасыр” хәбәрчеләре мәктәптә, мәчеттә, мәдәният йортында, өйләрдә булып, мәгълүмат тупладылар. Авыл җирендә шундый яхшы сыйфатта күрсәтелүе, ә иң мөһиме, милли тәрәзә ачылып, үсеп килүче буынга гына түгел, гомүмән, халыкка үз җаны мөхитендә яшәү барлыкка килүе, әйтеп бетергесез шатлык булды.
Шулай итеп , Оренбур телерадиоширкәтендәге татар теле тапшырулары ябылганнан бирле , “Яңа гасыр”бердәнбер татар телендә хәбәр итүче чыганак булып кала бирә.
XS
SM
MD
LG