Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт интернетны да кул астында тотмакчы


Дәүләт контроле интернетка да җәелерме?
Дәүләт контроле интернетка да җәелерме?

Хәзер Русиядә гәзит, радио-телевидение генә теркәлергә тиеш булса, тиздән бу интернет сәхифәләргә дә кагылырга мөмкин. Федерация Шурасы массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы канунга төзәтмәләр әзерли һәм шуның бер юнәлеше булып – көненә 1 мең кеше кергән интернеттагы сәхифәләрне теркәтү тора. Ә теркәлгән сәхифәләрне, билгеле, тикшерү дә, кул астында тоту да җиңелерәк. Татарстанда интернет сәхифә ясаучылар да, белгечләр дә бу канунның кабул ителәсенә ышанмый.


Татарстан Дәүләт Шурасының иң яшь депутаты Дмитрий Второв интернеттагы сәхифәләрне массакүлүм мәгълүмат чарасы итеп теркәү һич кенә дә акылга сыярлык гәмәл түгел һәм халыкара мохиттә мондый әйбернең күзәтелүен белмим, ди. Второв фикеренчә, интернетта бик күп оешмаларның, шәхси кешеләрнең сәхифәләре бар һәм алар һич кенә дә массакүләм мәгълүмат чарасы була алмый. Интернеттагы сәхифәләрне теркәргә тырышуны депутат Дмитрий Второв:

“Бу интернетны күзәтү астына алуның бер юлы. Ул мәгълүмат чыганагына басым ясар өчен эшләнә. Тагын лицензия алу һәм кәгазь эшләре белән бәйле ыгы-зыгылар булачак. Һәм теркәгән оешма билгеле теге яки бу сәхифәгә йогынты ясый алачак. Парламентның югары пулатында моны күздә тотып эшлиләр”, диде.

Аның фикеренчә, әлеге канунны кертергә тырышучы Федерация Шурасы кирәкмәс эш белән шөгыльләнә.

“Федерация Шурасының соңгы еллардагы эшчәнлеге миңа калса сәясиләштерелгән. Сенаторлар үзләренең партия түгел, ә төбәк вәкилләре булуын оныталар бугай. Кайвакыт алар кешене шаккатыра торган карар кертмәкче булалар - менә бу интернет сәхифәләрне теркәү кебек. Миңа калса сүз иреген чикли торган кануннарны булдыруга юл куярга ярамый”, ди Дмитрий Второв.

Рүзил Мөхетдинов
Булмас.ру сәхифәсен тотучы Рүзил Мөхетдинов дә бу тәкъдимнең мәгънәсен аңлавы кыен, ди. Чөнки тәкъдим көненә бер мең кеше кергән сәхифәне массакүләм мәгълүмат чарасы буларак теркәүне күздә тота. Мөхетдинов әйтүенчә, сәхифәгә керүчеләр саны һәрдаим үзгәреп тора.

"Сайтка ничә кеше кергәнне белеп булмый. Миннән сорасалар, бары тик әйтмим диячәкмен. Кеше күп керсә бер начар, аз керсә икенче начар. Интернетта бер көнне мең кеше керсә, икенчесенә 1,5 мең булырга мөмкин”, ди Рүзил Мөхетдинов.

Ул дәүләт болай эшләп үзенең күәтен күрсәтергә, күзәтү алып барырга тели торгандыр, ди.

“Әгәр RU доменын шулай күзәтә башласалар, башкаларга, ягъни халыкарага күчү дә мөмкин бит”, ди Рүзил Мөхетдинов.

Ә Казан дәүләт университеты профессоры Җәүдәт Сөләйманов:

“Сәхифәләрне теркиләр икән, димәк аннан хисап эшләре булырга тиеш. Бу инде бер сафка бастыру кебек килеп чыга. Аннары аны массакүләм мәгълүмат чарасы дип атарлык микән? Ул кем тели шул керә ала торган, кем тели шул яза ала торган җавапсыз мохит”,
диде.

“Массакүләм чараларының халыкара хокукы” исемле диссертация язучы Денис Вәлиев Интернеттагы берәр сәхифә Русия җитәкчелегенә хуш килмәсә, аны болай да яба алалар, ди.

“Бу канун кирәкми, чөнки көн саен йөзләрчә яңа сәхифәләр барлыкка килә. Һәм дәүләт беркайчан да берничек тә бөтен интернетны кул астында тота алмыячак. Берәр сәхифәне яратмасалар, аны ябу өчен башка хокукый чаралар бар. Бу чараларны Русиянең эчке эшләр министрлыгының “К” бүлеге башкара”, ди Денис Вәлиев.
XS
SM
MD
LG