Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар җәмәгатьчелеге Русия җитәкчелегенә ачык хат юллады


Русия президентына ачык хат "Звезда Поволжья" газетасында бастырылган
Русия президентына ачык хат "Звезда Поволжья" газетасында бастырылган

Татарстанда берара татар–төрек уку йөртларын тикшерү, аларны ябу шаукымы узган иде. Татар җәмәгатьчелеге бу мәсьәлә белән әле дә килешә алмый. Шушы көннәрдә бер төркем татар элитасы Русия президенты Владимир Путин һәм президентлыкка нәмзәт Дмитрий Медведевка ачык хат юллады.

Әлеге хатта, татар җәмәгатьчелеге “Эртугрул Гази” тикшерү ширкәтенә каршы чыга. Аларның татар-төрек уку йортларында тыелган китаплар табулары дөрес хәбәр түгел дип белдерә. Хаттан өзек:

“Бу уку йортларының эшчәнлеге шикле булуына дәлилләр юк, әмма шулай да тикшерүчеләр Татарстанда татар-төрек уку системасын ябу ягында. Бәйләнер әйбер калмагач, алар бу уку йортларында фәннәр чит телдә укытылырга тиеш түгел, чөнки төрек укытучыларының дипломы Мәскәү тикшерүе аша үтмәгән, ди. Бу эшләр безнең балаларыбызга чит телдә яхшы белем алмасыннан өчен эшләнә. Аның каравы, әйбер сатып баеган Мәскәү түрәләренең балалары кайда һәм нинди телдә телиләр, шулай укыйлар. Татар-төрек уку йөртларына эшләргә ирек бирмәү, ул Русиядә татар милләтенең хокукларын кысу дип саныйбыз. Әгәр алга таба татар-төрек уку йортларын тикшерү туктатылмаса без Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы һәм Һаага мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкбез”, диелә бу ачык хатта.
Аны төрле өлкәләрдә танылган шәхесләр имзалаган. Барлыгы 56 кеше. Алар арасында галимнәр Зәкиев, Зәйнуллин, Арсланов, Исхаков, Салихов, Миңнегулов, Хисамов, “Казан Утлары” мөхәррире Фәйзуллин, “Ватаным Татарстан” газетасы мөхәррире Сәфәров, “Молодежь Татарстана” мөхәррире Билалов һәм башкалар бар.
Моннан тыш “Звезда Поволжья» битләрендә мөхәррир Рәшит Әхмәтов булачак президент сайлауларының ничек үтүен фаразлый. Икенче атнада 21нче февраль көнне Казанга Дмитрий Медведев килә, журналист моңа карата да үз фикерен белдерә. Язмадан өзек:

“Хакимият алмашына. Путин борчыла башлады. Конституцияне үзгәртеп тагын 20 ел ил белән идарә итү урынына, ул хакимиятне башка кулларга тапшырды. Хәзер генә ул бу гамәлнең ялгыш булуын аңлый башлады. Путинның соңгы мөрәҗәгате дә әллә ни көчле булмады. Биредә ул күбрәк түрәләргә мөрәҗәгать итеп, Медведев президент булгач, аңа ярарга тырышырга кирәкми диеп әйткән кебек булды. Шул рәвешле ул әле дә Русиядә үзен иң көчле шәхес итеп күрсәтмәкче була."

XS
SM
MD
LG