Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан төрмәсендә үлүченең анасы табибларны гаепли


Казанда тикшерү комитеты Татарстан төрмәләренең берсендә табибларга каршы җинаять эше кузгатмау карарын гамәлдән чыгарды.

Төрмәдә үлгән Тимур Гыйльметдиновның анасы Эльвира Тимур табибларның эшкә ваемсыз каравы нәтиҗәсендә үлгән дип исәпли.

Эльвира Гыйльметдинова әйтүенчә, табиблар озак вакыт Тимурның аш казанында каты авыртуларга зарлатуына карамастан аны тикшерми генә дарулар биреп килгән булган. Ә кайвакыт дарулар да бирелмәгән.

Бу эштә Тимурның анасына Казан хокук яклау үзәге ярдам итеп килә.
XS
SM
MD
LG