Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның элекке сенаторы террорчылыкта гаепләнә


Башкортстаннан Русия Федерация шурасында элек сенатор булган, ә соңгы бер елда Мәскәүдә тикшерү бүлегендә утырган Игорь Изместьевка хәзер террорчылыкта катнашу гаебе дә тагыла.

Русия прокуратурасының тикшерү бүлеге Русия Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итеп, Изместьевка шундый гаепне өстәүне дә сорады. Инде элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Башкортстаннан сенатор итеп сайланып, биш ел чамасы шушы югары кәнәфидә утырган һәм республика җитәкчелеге белән моңа кадәр дустанә мөнәсәбәтләрдә булган Изместьевка хәзер әллә күпме гаепләр тагыла.

Моңа кадәр Изместьевның дүрт кешене үтертүне оештыруда катнашы булуы турында әйтелгән иде. Хәзер инде Изместьевка террорчылык һәм җинаятьчел төркемнәр оештыру гаепләре дә тагылырга мөмкин. 2003 елда Уфада Урал Рәхимовның сак хезмәтенең ике хезмәткәре джип машинасында шартлатылган иде. Менә шул җинаятьне дә Изместьевка тагалар хәзер.
Игорь Изместьев исә әлегә барлык гаепләүләрне дә кискен кире кага. Аны яклаучы адвокатлар да аның гаепсез булуына ышана.

Изместьев әфәнденең кулга алынуы һәм аның кеше үтерүләрдә гаепләнүе Башкортстанның рәсми хакимиятләренә дә кара тап булып ятты. Мәгълүм ки, Башкортстанның нефть комплексында үз бизнесы булган Игорь Изместьев бик бай эшкуар саналды. Мортаза Рәхимовның улы Урал белән дә бик якын дуслар булганлыгы билгеле.
Изместьев әфәндегә яңа гаепләр дә тагылып, аны хөкем итә башласалар ул да авызына су кабып тормаска мөмкин. “Киң җәмәгатьчелек өчен мәгълүм булмаган бик күп гыйбрәтле хәлләрне ачып салырга мөмкин әле ул, - дип искәртә республикадагы Берләшкән опозиция шурасы вәкилләре. – Ә монысы инде Башкортстан хакимиятләренә дә бик күңелле булмаска мөмкин”.
XS
SM
MD
LG