Accessibility links

Кайнар хәбәр

Благовещен милициясенә хөкем чыгару сузыла


Башкортстанның Благовещен шәһәрендә 2004 елда шушы шәһәрдә милиция һәм ОМОН көчләре тарафыннан кылынган “чистартуларга” бәйле мәхкәмә утырышлары һаман да сузыла килә.

2004 елның декабрендә Благовещен шәһәрендә милиция тарафыннан йөзләрчә кешенең кыйналуы бар илгә мәгълүм булган иде. Әле Башкортстан Югары мәхкәмәсе шушы эш буенча материалларны яңадан өстәмә тикшерү өчен, дип Башкортстан прокуратурасына тапшырды.

Әлеге гамәлгә Башкортстан прокуроры Сергей Хуртин атнакич көнне тискәре мөнәсәбәтен белдерде.
“Бу адым Благовещен милициясе җитәкчеләренә кагылышлы эшне карауны һәм гадел хөкем чыгаруны сузу өчен махсус эшләнә”, - дип белдерде Хуртин әфәнде. Благовещен шәһәре эчке эшләре бүлеге җитәкчеләренә карата ачылган мәхкәмә эшен карау Башкортстан Югары мәхкәмәсе тарафыннан икегә бүленгән иде. Анда югары вазыйфалы милиционерлар аерым, ә гади хезмәткәрләр аерым тикшерелүгә тәгаенләнде. Моны да Сергей Хуртин гаеплеләрне ачыклауны катлауландыру өчен эшләнде дип бәяли.

Шулай итеп бар илгә яманаты таралган “Благовещен эше”н карау өч елдан артык инде дәвам итә һәм төрлечә тоткарлаулар, яңадан-яңа дәгъвалар килеп чыгу сәбәпле, әле аның очы-кырые да күренми, шикелле. Шулай да Башкортстан прокуроры гаепле милиция хезмәткәрләре һәм аларның югары вазыйфалы җитәкчеләре үз җәзасын алыр дип ышана.
XS
SM
MD
LG