Accessibility links

Татар һәм башкорт берләшеп Мәскәүне кисәтә


Мәгариф турындагы федераль канунга үзгәрешләр кертү ул федерализмга балта чабу, диләр Уфада һәм Казанда.


Менә шушы фикерне Бөтендөнья Татар конгрессы белән Бөтендөнья Башкорт корылтае җитәкчелеге үзләренең уртак белдерүендә чагылдырды. Анда алар 2007 елның 3 декабрендә кабул ителгән канунга ризасызлык белдерә.

Мәгълүм булганча, былтыр ел азагында “Русия Федерациясенең “Мәгариф турында” канунына үзгәрешләр кертү хакында” федераль канун кабул ителгән иде. Ул мәгариф өлкәсендә милли-төбәк компоненты дигән программаны бөтенләй алып ташлый.

Бөтендөнья Татар конгрессы белән Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитетлары үзләренең уртак белдерүендә “Бу канун Русия Федерациясе конституциясенең 68нче маддәсендәге 3нче пунктын бозу булып тора”, дип әйтелә. Ә бит илнең төп канунында “Русия Федерациясе барлык халыкларга да туган телләрен саклау, аларны өйрәнү һәм үстерү мөмкинлекләрен бирә”, дип әйтелгән.

Бөтендөнья Татар конгрессы белән Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитетларының уртак белдерүендә әйтелгәнчә, “федераль канунга кертелгән үзгәрешләр асылда мәктәпләрдә “Туган якны өйрәнү”, “Туган төбәк тарихы”, “Ана теле” дәресләрен укытуны гамәлдән чыгара. Шулай итеп Россия Федерациясе төп халыкларының ана телләре язмышы куркыныч астына куела, дип ассызыклана бу белдерүдә.

Ә бу исә урыс булмаган башка милләтләрне ассимиляцияләүгә һәм урыслаштыруга туры юл дигән сүз. Русиядәге ике иң эре төп халыклар булган татарлар белән башкортлар өчен әлеге мәсьәлә аеруча актуаль. Шуңа күрә дә мәгариф өлкәсендәге милли-төбәк компоненты сакланырга тиеш. Илдәге тотрыклылыкны һәм халыклар арасында дуслыкны ныгыту өчен милли сәясәттә барлык башлангычлар төпле уйлап эшләнергә тиеш, дип әйтелә уртак белдерүдә.

Әлеге белдерүне Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаев имзалаган.
XS
SM
MD
LG