Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Зәйнәп Биишеваны искә алалар


Башкортстанның танылган әдибәсе Зәйнәп Биишеваның тууына 100 ел тулды.

Шушы уңайдан аның туган ягы Күгәрчен районында юбилей чаралары башланып киткән иде. Хәзер бу уңайдан тантаналы кичә Уфада да үтә. Зәйнәп Биишева – башкорт хатын-кызлары арасында күләмле әсәрләр язган каләм әһеле.
Зәйнәп Биишеваның 100 еллык юбилеена багышлап Уфада 16 февральдә үтәчәк җырлы-моңлы, шигъриятле зур кичәгә әдибәнең якташлары Күгәрчен районы вәкилләре дә килә. Бу кичә турында Күгәрчен районы якташлар җәмгыяте вәкиле, танылган галим Марат Зәйнуллин менә ниләр әйтте.

- Әлбәттә бу очрашуда Зәйнәп Биишеваның якташлары -күгәрченлеләр дә, язучылар, галимнәр дә була. Күгәрченнән чыккан танылган кешеләр Уфада да күп. Чыгышлар күп булачак Зәйнәп апаны белгән, аны күргән кешеләр ягыннан.
Зәйнәп Биишеваның 100 еллык юбилеена багышланган төп тантаналы чара 21 февральдә үтәчәк. Анда Татарстаннан һәм Ырымбур өлкәсеннән дә кунаклар чакырулы.
XS
SM
MD
LG