Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия президенты Косовоны саклап калырга вәгъдә итә


Сербия президенты Борис Тадич бүген парламентта президент анты бирде.

Узенең президент антында Тадич Косовоны Сербиянең бер өлеше буларак саклап калуны вәгъдә итте.

3 февральдә үткән икенче тур сайлауда милләтче көндәше Томислав Николичны җиңгән Тадич шулай ук Сербиянең яңа конституциясен якларга һәм сакларга вәгъдә итте.

2006-ның октябрендә референдумда кабул ителгән конституциядә Косово Серрбиянең бер өлеше диелә. Косовоның албан җитәкчелеге бу якшәмбедә, 17 февральдә берьяклы җәйсезлек игълан итәр дип көтелә. Шулай да бүген Приштинада үткән матбугат очрашуында Косово премьер-министры Һашим Тачи моны раслаудан тыелып калды.
Косовода азчылыкны тәшкил итүче серблар бүген бәйсезлекне танымыячакларын һәм үз парламентларын оештырачакларын белдерде. Бу парламентка сайлау Сербиядәге җирле һәм төбәк сайлаулары белән бер көндә, 11 майда үтәчәк иделә.
XS
SM
MD
LG