Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:27

Гашыйклар көнендә 220 пар шаярып язылышты


Студентлар гаиләсе бәйгесендә җиңүче пар милли гаилә үрнәген күрсәтте

Студентлар гаиләсе бәйгесендә җиңүче пар милли гаилә үрнәген күрсәтте

14 февраль кичендә Казанда, иң затлы төнге клубларның берсендә “Мин яратам” дигән тамаша оештырылды. Быел ул Гаилә елына багышланды

14 февраль кичендә Казанда, иң затлы төнге клубларның берсе “Эрмитаж”да, Изге Валентин көненә багышлап “Я люблю” - “Мин яратам” дигән тамаша оештырылды. Гашыйклар көнен шулай зурлап үткәрү чарасы Казанда берничә ел рәттән дәвам итә. Быелгы тамашаны Гаилә елына багышлап үткәрергә булганнар. Шул максатка яраклы рәвештә, иң яхшы студент гаиләсе бәйгесе үткәрелде, шайтан яки фәрештә булып киенгән яшьләр, гашыйк парларны язылышырга чакырып торды. Төнге клубтагы шушы тамашага килүчеләргә презервативлар да тараттылар.

"Шайтан" кызлары шаян никахларны теркәде
Казан яшьләре гаилә кору идеясына яхшы карый. Кичәдә оештырылган шаян ЗАГСка гашыйк парлар чират торды. Казан шәһәр идәрәсенең яшьләр эшләре комитеты биргән мәгълүматларга караганда, Изге Валентин кичәсендә 220 пар шаярып кына булса да, язылышырга булган. Төнге клубның керешендә, карадан һәм кызылдан киенгән "шайтан" кызлары үзләренең ЗАГСларына кереп чыгарга өндәп торды. Актан киенгән "фәрештәләр" дә гашыйк парларны күреп алып, үзләренең шаян ЗАГСларына озатып торды. Аларга язышу турында теркәлү кәгазьләрен бирделәр.

Ә аңа кадәр, клубның керешендә, тамашага килүчеләргә презервативлар таратканнар. Бу гамәлне Казан башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, республиканың гаиләне планлаштыру үзәге белән бергәлектә оештырган. Комитет вәкилләре, бу резин әйберләр йогышлы авырулардан саклану максатыннан таратылды, дип аңлатты.

“Мин яратам” чарасында бер гаилә хәтта чын-чынлап та язылышты, төнге клубның сәхнәсендә, меңнән артык кеше җыелышкан җирдә, аларны теркәү идарәсе хезмәткәре тантаналы төстә, ир белән хатын итеп игълан итте.


Шуның белән бергә бәйрәмдә, иң яхшы студент гаиләсе бәйгесенә йомгак ясалды. Финал өлешенә 5 пар чыккан иде. Аларның берсе, төнге клубтагы шушы тамашага милли киемнәр, калфак, түбәтәй киеп килгән. Бу Алмаз һәм Албина Молдашевлар гаиләсе булып чыкты. Алар Татар Һуманитар педагогика университетында укый, бу гаилә бәйгедә җиңүче булып танылды. Сәхнәгә милли киемнәрдән чыгуларын һәм бу бәйгедә катнашуларын Алмаз белән Албина Молдашевлар, татар гаиләсен күрсәтергә теләүләре белән аңлатты.

Шушы студент гаиләсенән башка бәйрәмдә татарлар турында искә төшерүче әйберләр булмады. Тамашаны "4 татар" КВН командасы егетләре саф урыс телендә алып барды, җирле артистларның концерт номерлары да урысча яки инглизчә булды.

Изге Валентин көненә бүләккә бәйрәмне оештыручылар “Йолдызлар фабрикасы-5” проектыннан чыккан яшь җырчы Виктория Дайнеконы чакырган иде. Ул ярты сәгать чамасы җанлы концерт бирде. Ә менә Бөтенрусия татар гаиләсе фонды җитәкчесе Миләүшә Гайфуллина Изге Валентин – Гашыйклар көнен бәйрәм итүгә үзенең тискәре карашта торуын әйтә.

Үзебезнең милли бәйрәмнәребез бар, мәсәлән Сабан туы, анда яшьләр танышкан, очрашкан, бөтен кеше алдында, качып-посып түгел, аракы эчеп түгел. Яшьләрне матурлык белән тәрбияләргә кирәк. Бу Валентин көнен мин күңелем белән кабул итә алмыйм”, диде ул.

XS
SM
MD
LG