Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:11

"Версия": Сайлаудан соң Шәймиев урынына Нургалиев киләчәк


Еш кына фаразлары чынга ашмаган “Версия” газетасы бу атнада шундый хәбәр таратты.

"Версия" мәкаләсендә Русиядә президент сайлаулары үткәннән соң күп кенә төбәк җитәкчеләре алмашыначак диелә. Беренчеләрдән булып президент урыннарыннан Калмыкстан белән Татарстан президентлары алыначак, шулай ук Питербур, Приморье, Пермь, Ставрополь өлкәләренең җитәкчеләре алмашыначак, дип фаразлана бу басмада. Татарстан президентына алмашка исә Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев киләчәк, ә Миңтимер Шәймиев Федерация шурасында республикадан вәкил булып калачак, Шәймиевнең Нургалиев белән аралары әйбәт, диелә.

Берүк вакытта "Версия", федераль үзәк Шәймиевнең калуына да каршы түгел - икътисад чәчәк ата, бюджетка акчасын түләп тора һәм үзәк казнадан теләнми, дип яза.
Нургалиевнең Шаймиев урынына килү ихтималы турында сүзләр былтыр да йөргән иде. Алар нәкъ шушы вакытта, бер ел элек күренде. Әмма ул чакта бу фаразлар чынга ашмады.

XS
SM
MD
LG