Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мөфтиләре хәвефле ишарә күрә


Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Казанда.
Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Казанда.

Казанда Русия мөфтиләре шурасы “Дини әдәбиятне тыю – Русия ватандашлары өчен хәвефле ишарә, без аны элеккеге цензура һәм киң колачлы фикер кизүе торгызылу дип кабул итәбез” дип белдерде.

Казанда Русия мөфтиләре шурасы “Дини әдәбиятне тыю – Русия ватандашлары өчен хәвефле ишарә, без аны элеккеге цензура һәм киң колачлы фикер кизүе торгызылу дип кабул итәбез” дип белдерде.

Җомга көнне Казанда “Мәрҗәни” җәмигъ мәчетендә Русия мөфтиләр шурасының күчмә утырышы тәмамланды.

Утырышка журналистларны кертмәделәр. Соңыннан Татарстан мөфтиятенең Матбугат белән эшләү бүлеге Мөфтиләр шурасы мөрәҗәгатен таратты. Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин һәм шурадагы рәистәшләр Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, Идел буе мөфтие Мөкатдәс Бибарсов, Русиянең Азия өлеше мөфтие Нәфыйгулла Аширов, Башкортостан мөфтие Нурмөхәммәд хәзрәт Нигъмәтуллин раслаган бу мөрәҗәгаттә дини китапларны тыю турында сүз бара.

“Дини әдәбиятне тыю – Русия ватандашлары өчен хәвефле ишарә, без аны элекеге цензураны һәм киң колачлы фикер кизүе торгызылу дип кабул итәбез. Без катгый рәвештә искәртәбез: мондый гамәлләр демократик җәмгыят шартларына һәм сүз, вөҗдан ирегенә омтылыш кысаларына сыймый. Без экстремистик дип саналучы дини әдәбият исемлеген билгеләүне һәр дини юнәлешнең эчке эше дип саныйбыз”, - диелә анда. Динчеләр китапларны тыйганчы үзләреннән рөхсәт сорауны кирәк дип исәпли.

“Иҗтимагый–сәяси проблемалар өчен гаепле итеп дини әдәбиятне чыгарырга кирәкми” ди мөфтиләр.

XS
SM
MD
LG