Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косово якшәмбедә бәйсезлек игълан итергә әзерләнә


Приштина -- Косово премьер-министры Һашим Тачи, бүген Приштинада чыгыш ясап, иртәгә Косово өчен тарихи көн булачак, дигән белдерү ясады.

"Иртәгә тынычлык һәм аңлашу көне булачак. Косово халкының теләген дәүләт дәрәҗәсендә тану көне. Белград рәсмиләре Косоводагы тәрәкъкыяткә тәэсир итә алмый", диде Косово премьеры.

Косово албанарында бәйрәм кәефе булса, сербларда киеренкелек арта. Бүген Белградта серб милләтчеләре меңләгән кеше катнашында каршылык чарасы үткәрде.
XS
SM
MD
LG