Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косово бәйсезлеген игълан итергә җыена


Албан малае кулында Европа Берлеге әләме
Албан малае кулында Европа Берлеге әләме

17 февраль якшәмбе көнне Косово үзенең бәйсезлеген игълан итер дип көтелә. Шимбә көнне Европа Берлеге моңа соңгы фатихасын бирде.


Шимбә көнне Европа Берлеге Косовога тынычлык саклау миссиясен җибәрү карарына соңгы раславын бирде. Әгъза илләргә бу карарга каршы чыгу өчен узган төнгә кадәр вакыт бирелгән иде. 27 ил арасында каршы чыгучы булмаган.

EULEX дип аталган миссиядә 1800-ләп чит ил кешесе – полиция, мәхкәмә, прокуратура хезмәткәрләре булачак. Алар Косовога киләсе атнада ук килә башлар дип көтелә. Аларга тагын меңгә якын җирле хезмәткәр өстәләчәк.

Бу миссия Косовода сәясәткә катышмаган идарә институтлары төзү, коррупция, оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш, сугыш җинаятьләрендә шикләнелүчеләрне аулау белән шөгельләнәчәк.

Шимбә көнне Косово премьер-министры Һашим Тачи, Приштинада чыгыш ясап, 17 февраль Косово өчен тарихи көн булачак, дигән белдерү ясады.

Косово премьеры Һашим Тачи
"Иртәгә тынычлык һәм аңлашу көне булачак. Косово халкының теләген дәүләт дәрәҗәсендә тану көне. Белград рәсмиләре Косоводагы тәрәкъкыяткә тәэсир итә алмый", диде Косово премьеры.

Косово албанарында бәйрәм кәефләре булса, серблар арасында киеренкелек арта. Шимбә көнне Белградта серб милләтчеләре меңләгән кеше катнашында каршылык чарасы үткәрде.

Сербиянең яңа сайланган президенты Борис Тадич җомга көнне парламентта ант иткәндә Косовоны Сербиядә калдыру өчен көрәшен дәвам итергә вәгъдә итте.

"Сербия республикасының, аның өлеше булган Косово һәм Метохияне дә кертеп, бөтенлеген һәм мөстәкыйльлеген саклап калу өчен бар көчемне бирергә ант итәм. Шулай ук, кеше хокукларын, азчылык хокукларын һәм иреклекне саклаячакмын", диде Сербия президенты.

Рәсми Белград беряклы бәйсезлек игълан иткән Косовога каршы дипломатик һәм икътисади чаралар күрү белән яный, әмма көч кулланмаячагын белдерә.

Косово премьер-министры Һашим Тачи, җомга көнне Приштинада журналистлар белән очрашуда, тагын бер тапкыр, төбәктәге серб азчылыгының кимсетелүенә юл куелмаячак, дип ышандырды.

"Бәйсез Косовода бер ватандаш та кимсетелмәячәк. Косово хөкүмәте дә, шәхсән үзем дә, ватандашларны саклау эшенә бар көчебезне бирәчәкбез, азчылык хокукларының конститусия тарафыннан саклануын тәэмин итәчәкбез", диде Косово премьеры.

Европа Берлеге һәм Кушма Штатлар Косовоның бәйсезлеген хуплый. Сербия һәм Русия кискен каршы чыга.

Европа Берлегенең Косово миссиясенә төп өлешне Германия, Италия һәм Британия кертәчәк. Берүк вакытта анда Европа Берлегенә кермәгән илләрдән – Хорватия, Норвегия, Швейцария, Төркия һәм Кушма Штатлардан дә вәкилләр булачак.
XS
SM
MD
LG