Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:49

Косово парламенты бәйсезлек игълан итте


Косово халкы Косово, АКШ, Европа Берлеге, НАТО әләмнәре тотып урамга чыкты

Косово халкы Косово, АКШ, Европа Берлеге, НАТО әләмнәре тотып урамга чыкты

Косово парламентны Косовоның бәйсезлеген игълан итте. 109 депутатның барысы да бәйсезлек өчен тавыш бирде.

Премьер-министр Һашим Тачи бәйсезлек декларациясен укып яңа дәүләт "төбәктә тынычлык һәм тотрыклылыкка тугрылыклы булачак", "күршеләре белән яхшы мөнәсәбәттә торырга тели" диде.

Косовоның бәйсезлек декларациясен тоткан Косово рәсмие
12 матдәдәт торган Бәйсезлек декларациясендә Косово демократик, дөньяви һәм күпмилләтле җәмгыять диелә.
Декларациядә Косово дәүләтенең элекке Финляндия президенты Мартти Ахтисаари әзерләгән БМО планы нигезендә барлыкка килүе әйтелә. Ул планда Косовоның халыкара идарә карамагындагы бәйсезлеге турында әйтелгән иде.

Сербия ул планга каршы чыкты. Сербиянең беректәше булган Русия БМО Иминлек Шурасында ул планга киртә куйды.

Парламент утырышы алдыннан президент Фатмир Сейдию элекке президент Ибраһим Ругова каберенә барды. Сейдию зиратта журналистларга "Бу көн Косово өчен үзенчәлекле көн. Ирекле һәм демократик илләр гаиләсенә кушылучы Косовода демократик тәррәкыятнең яңа чоры башлана" диде.

Косово парламентының бүген бу утырышны үткәрәчәге соңгы көннәрдә хәбәр ителгән иде. Шуңа күрә бүген иртән үк кар яуган Приштина урамнарына халык бәйрәмгә әзерләнү кәефе белән чыкты.

Азатлыкның Приштинадагы хәбәрчесе Ардана Видишики "Приштинаның бөтен җиренә, Косовоның бөтен җиренә әләмнәр тулган. Һәрбер бинада, урамнарда, һәрбер машинада, күпчелек балконнарда әләмнәр. Бөтен җирдә музыка уйный" диде.

Косово албаннары Албан, АКШ, Британ, Европа Берлеге һәм НАТО әләмнәрен болгап, феерверклар белән инде шимбә кичендә үк бәйрәм итә башлаган иде.

БМО, НАТО һәм җирле көчләр бәйсезлек игълан итү көннәрендә иминлек чараларын арттырды. Әлегә тәртипсезлек очраклары турында хәбәрләр булмады.

Косовода азчылыкны тәшкил итүче серблар бу парламент утырышына каршы протест чаралары үткәрде, гыйбадәт кылды.

Белградта йөзләрчә серб Сербиянең Косовоны югалтуына каршы урам җыенына килде.

Парламент бәйсезлек игълан итәргә берничә минут кына кала Сербия президенты Борис Тадич Сербия Косовоның бәйсезлеген беркайчан да танымыячак дип белдерде. Тадич Сербия бу карарны гамәлдән чыгару өчен барлык тыныч, дипломатик һәм хокукый чараларны кулланачак диде.

Әмма Кушма Штатлар һәм Европа Берлегендәге күп кенә илләр Косовоны яңа дәүләт буларак таныр дип көтелә.

Ак Йорт АКШның югары рәсмиләре Косовоның бәйсезлек игълан итүенә бәйле тирән хисләрне аңлап Русия һәм Сербия рәсмиләре белән элемтәдә тора дип белдерде. Сүзче Дана Перино әйтүенчә, дәүләт секретаре Кондолиза Райс һәм АКШның дәүләт иминлек киңәшчесе Стефен Һадлей Русия һәм Сербиядәге коллегалары белән елемтәгә кергән.

Шимбә көнне Европа Берлеге дәүләтләре Косоводагы хәзерге БМО идарәсен алыштыру өчен анда 1800 кешелек полиция һәм идарә төркеме җибәрүне тәгаенләде.

Косоводагы Европа Берлеге идарәсендә чит ил хезмәткәрләреннән тыш бер меңләп җирле хезмәткәр дә булачак.

Яңа идарә алдагы 4 айда урнаштырылачак һәм Косовода сәяси тыкшынулардан азат булган полиция, юстиция һәм таможня системасын урнаштырырга ярдәм итәчәк.

XS
SM
MD
LG