Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарәп кәсепчесе машина номеры өчен 14 миллион доллар түли


Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә бер бай кеше машинасына гадәттән тыш номер алу өчен бик зур акча түли.
Франс Пресс агентлыгы белдерүенчә, Абу Дабида, хәйрия сәşдәсе, аукцион барганда бер кәсепче машинасына шәһәрнең "1" номерын алу өчен 14 миллион доллар түләгән.
Ул номерны алучы Сәит Габделҗаффар Хури хәбәр агентлыгына "бу гадел бәя, кайсыбыз гына беренче булырга теләми икән" дигән.
Хури үз байлыгын күчемсез милек һәм кыйммәтле кәгазләр базарында туплаган.
XS
SM
MD
LG