Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда интихарчы 80 кешене үтерде


Әфганстанның Кандаһар шәһәре янында эт сугыштыруны карарга халык җыелган урында интихарчы бомба шартлатып 80 кешене үтерде. Бу турыда виләят башлыгы Асадулла Халид белдерде.
Президент Хәмит Карзаиның бертуганы, Кандаһар җирле шурасы башлыгы Вәли Карзаи әйтүенчә, шартлатучы җирле кораллы төркем башлыгы Гәбдел Хәкимҗанны үтерергә теләгән. Хәкимҗан шартлаудан һәлак булган.
Хәкимҗан күптән түгел генә Талибанга каршы, хөкүмәт яклы җирле иминлек көчләренең башлыгы итеп билгеләнгән иде.
XS
SM
MD
LG