Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таныш булыгыз – Азат Гыйлметдинов


Азат Гыйлметдинов
Азат Гыйлметдинов
Соңгы арада татар сәхнәсендә шактый күп бәйсез төркемнәр барлыкка килде. Аларны "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә, төрле интернет-порталларда, альтернатив музыка кичәләрендә очратып, ишетеп була. Кызганыч ки, рәсми мәгъүмат чаралары, бигрәк тә безнең татар радиолары аларга һаман да битараф. Сәбәпләре төрле булырга мөмкин, ләкин музыкантлар моның белән килешергә теләмичә, үз тыңлаучысын үзләре эзли башлады. Һәм күбесе моның иң кулай чарасы булып интернетны күрә.

Беренче карлыгачларның берсе – Мәскәүдән күчеп килгән кардәшебез, музыкант, аранжман һәм үзенчәлекле башкаручы – Азат Гыйлметдинов. Стилистик яктан ул бәйсез (indie) рокка тартыла, ләкин үз халкының бай музыкаль мирасын да читтә калдырмый. Гомумән, бәйсез музыка форма ягыннан берничек тә чикләнмәгән һәм хәзерге форматлы попсадан сафлыгы һәм ихласлыгы белән аерылырып тора. Сүзләргә килгәндә, бу альбомның нигезендә классик татар шагыйрьләренең әсәрләре ята. Аларның актуальлеге XXI гасырда да кимемәгән, дип уйлый автор.



Соңгы яңалыклардан – Азат һәм аның төркеме 26 июнь көнне үткәреләчәк “Тынычлыкның яратылышы 2010″ фестивалендә чыгыш ясарга әзерләнә.

Ильяс Гафаров
Казан
XS
SM
MD
LG