Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли Мәҗлес эзәрлекләүләр башлануын белдерә


20 декабрьдә Милли Мәҗлес сессиясендә дәүләт бәйсезлеге турында Декларация кабул ителгәннән соң, Татарстанда Милли Мәҗлескә каршы кырыс чаралар күрелә башлады.

Бу хакта Азатлыкка Милли Мәҗлес җитәкчесе Фәүзия Бәйрәмова хәбәр итте.

24 декабрь көнне кичен Чаллы шәһәрендә Милли Мәҗлес рәисе Бәйрәмованың өенә ФСБ офицерлары килә, аны ФСБга сорау алырга чакырып, повестка бирергә телиләр, Бәйрәмова аларны өенә кертми һәм чакыруны алмый. ФСБ хезмәткәрләре шул ук көнне төнлә Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Фаикъ Таҗиевның өенә дә китәләр, әмма анда да шул ук җавапны алалар.

24 декабрь көнне “Чаллы яшьләре” газетасы редакторы Дамир Шәйхетдинов ФСБга чакырыла һәм аннан сорау алалар. 25 декабрь көнне Чаллы шәһәрендә Милли Мәҗлес сессиясендә катнашкан барлык депутатлардан һәм милли хәрәкәт вәкилләреннән диярлек ФСБга чакыртып, сорау алалар.

25 декабрь көнне “Тарихи-мәдәни мирас” фонды рәисе һәм шул исемдәге газетаның баш мөхәррире, юрист Җәмил Сафиуллинны (ул Фәүзия Бәйрәмованың ире) Чаллы шәһәре мэриясендә ФСБ хезмәткәрләре тоткарлый һәм ФСБга сорау алырга алып китә. 1,5 сәгать сорау алу вакытында аннан 20 декабрьдә узган сессия турында, анда кабул ителгән документлар хакында сорыйлар, сессиядә кемнәр катнашуын җентеклиләр. Сорау алуны ФСБ полковнигы Викентьев Евгений Игорович алып бара. Сорау алу вакытында өстәлдә Милли Мәҗлес депутатларының 20 декабрь көнне урамда һәм бинада төшерелгән фотолары, якынча исемлеге була.

ФСБ полковнигы Викентьев юрист һәм адвокат Җәмил Сафиуллинга Милли Мәҗлес һәм Декларация турында сораулар бирә, “бәйсезлек” (”независимость”) сүзенең куллануына ризасызлык белдерә, ярдәм сорап Америкага мөрәҗәгать иткәнгә төрттерә. Хокук яклаучы Җәмил Сафиуллин исә ФСБ полковнигына 1990 елның 30 августында Татарстан Югары Советы кабул иткән дәүләт суверенитеты турында Декларацияне, 1992 елның 21 мартында Татарстанда дәүләт бәйсезлеге турында уздырылган реферндум нәтиҗәләрен искә төшерә, Татарстанның, татар халкының Косово, Көньяк Осетия һәм Абхазия кебек үк бәйсез булырга хаклы булуын әйтә.

Шул ук көнне Алексеевски районының Әшнәк авылына, фермер, милли хәрәкәт активисты Рифкать Шәмсетдинов янына да ФСБ хезмәткәрләре килүе билгеле булды. Татарстанның башка район һәм шәһәрләрендә дә Милли Мәҗлес депутатларын һәм тарафдарларын эзәрлекләүләр, сорау алулар дәвам итә. Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән һәм үзенең эшен халыкара хокук нормалары нигезендә алып барган Милли Мәҗлес ФСБның һәм башка җәза органнарының оешманың эчке эшләренә катнашуын кискен рәвештә гаепли һәм ярдәм сорап татар халкына, дөнья җәмәгатьчелегенә һәм халыкара хокук яклау оешмаларына мөрәҗәгать итә, диелә Милли Мәҗлеснең белдеруендә.

Милли Мәҗлес үзен бар татар милләтенең бердәнбер легитим парламенты итеп таный. Ул Татарстанда 1991 ел азагында корылган иде. Үзенең 20 декабрьдә узган сессиясендә Милли Мәҗлес Татарстанның тулы бәйсезлеген тануны таләп итте.

XS
SM
MD
LG