Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:25

Азатлык инде хәбәр иткәнчә, гыйнвар башларында Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмованың Чаллы шәһәрендәге фатирында Русиянең иминлек хезмәте кешеләре берничә сәгатьлек тентү үткәргән иде. Бу тентүгә рөхсәтне мәхкәмә ашыгыч рәвештә 2 гыйнварда, ягъни бәйрәмнәр бетүне дә көтмичә бирә. Шундый ук тентүләр Милли мәҗлеснең башка берничә активисты яшәгән фатирларда һәм тагы өч татар оешмасының офисларында да үтә.

Бу көннәрдә Фәүзия Бәйрәмова Мордовиядә булып китте һәм Азатлык хәбәрчесе Ирек Биккинин аның белән очрашып, Милли мәҗлес җитәкчеләрен эзәрлекләү артында ни торуын сорашты.


Бәйрәмова: Татар халкы бәйсез булырга тиеш дигән декларациялар, белдерүләр, мөрәҗәгатьләр үзгәртеп кору башланганнан бирле әйтелә. Аны Югары Совет сессиясе дә әйтте, декларация кабул итте. Татар иҗтимагый үзәге, Милли мәҗлес, «Иттифак» партиялары мондый меморандум, белдерүләрне һәрдаим кабул итә килде.

Безнең бу белдерүләребезгә чит илләрдә бик игътибар бирмәделәр. Һәрхәлдә без аларга кат-кат мөрәҗәгать итсәк тә, "безнең бәйсезлегебезне таныгыз, татар халкы, үзенең дәүләте булмаса, бетүгә таба бара", дип, безгә нигәдер игътибар итмәделәр.

Алай гына да түгел, 90нчы елларда безгә Европа илләрендә дә, Америкада да, "Россияга демократия төзергә комачау итмәгез, Россияда демократия булачак, сез шулар сафында бер демократик ил булачаксыз", дип ышандыра килделәр. Әмма ләкин 20 ел вакыт үтте, чит илдәгеләр дә, Россия эчендәге башка милләтләр дә бик яхшы аңладылар - Россия хәзерге хәлендә дә калмыйча, фашизмга таба йөз тотты.

Монда башка милләт вәкилләрен үтерү, аларның телләрен, диннәрен, алдарның гореф-гадәтләрен, тарихларын бетерү инде дәүләт дәрәҗәсендә бара. Хәтта аерым кешеләр дәрәҗәсендә генә түгел. Азрак санлы халыклар инде моның белән килештеләр, кайберләре дәшмиләр, безгә карап торалар.

Әмма ләкин без, татар халкы, үзенең тарихында дистәләгән бәйсез дәүләте булган, дистәләгән каһарманнары булган, бөтен дөньяны таң калдырырлык дастаннар иҗат, әдәби әсәрләр иҗат иткән, бөек мәдәнияте булган, ислам динендә торган татар халкы, әлбәттә, моның белән килешә алмый. Моның белән дигәне - бетү белән килешә алмый. Шуңа күрә менә без мөрәҗәгать иттек, Декларацияне искә төшереп, чит илләр безгә игътибар иттеләр, дөресен әйтеп сөйләшергә кирәк.

Безнең бу мөрәҗәгатебез, ягъни Татарстанның бәйсезлеген таныгыз, дигән мөрәҗәгатебез, Америкада, Төркиядә, Украинада, Грузияда бик күп сайтларда, бик күп газетларда басылып чыкты, телевидениедан бу турыда тапшырулар булды. Хәтта Берләшкән милләтләр оешмасында бу документлар белән бик кызыксынып, безгә аерым-аерым да чыктылар, шушыны раслау өчен.

Россия элек моңа игътибар итми иде, ниндидер бер теге төркем, әйтерләр-әйтерләр дә туктарлар, дип. Россия күрде - эш бик җитдигә китте, бигрәк тә үзләре бит алар безгә хәзер мисал күрсәттеләр, Көньяк Осетия белән Абхазияны танып. Без аларның үзләренең генә хәзер күрсәтәбез, менә сез безгә юл күрсәттегез, дип. Россия эш бик җитдитгә киткәнен аңлап, безгә карата чара күрергә уйлады, дип уйлыйм мин.

Менә бу җинаять эше ачылуны мин инде уйлыйм, бу Фәүзия Бәйрәмовага һәм аның тарафдарларына гына түгел, гомумән бәйсезлек игълан иткән Татарстан республикасына, бәйсез булырга теләгән татар халкына карата җинаять эше ачтылар дип, чөнки татар халкы исеменнән ул сүзне без әйттек, Милли мәҗлес әйтте, галимнәр әйтте, язучылар әйтте, элеккеге милләтчеләр әйтте.

Ә алар Декларацияга таянды, бәйсезлек турындагы. Референдум нәтиҗәләренә без таяндык. Менә бар татар халкына карата шушы җинаять эше ачылды. Мин аңа шулай дип карарга кирәк дип уйлыйм. Ахыры нәрсә белән бетәр, Татарстан җитәкчелеге нинди юлга басыр, татар интеллигенциясы күтәрелерме, татар халкы моны аңлармы, үзенең яшәве яки бетүе өчен көрәш баруын - мин анысын әле әйтә алмыйм. Бу Аллаһка гына билгеле. Әмма ләкин барыбыр хәрәкәтләнергә кирәк, халыкка аңлатырга кирәк.

Фәүзия ханым, сезнең фатирны тентү, әйберләрегезне алып китү ничек булды? Сез мондый хәлләрне көттегезме, юкмы?

Бәйрәмова: Әлбәттә, миңа ул көтелмәгәнрәк булды. Мин эшләп утырган вакытым иде компьютерда. Бик тупас рәвештә, акырып-бакырып, «Ачыгыз!» дип, башта алдап, "газыгызны, фәлән-төгәнегезне тикшерергә килдек", диделәр. Ә мин беркайчан да ачмыйм бит инде, чит ирләргә бигрәк тә.

Аннан соң инде дөбердәтә башлап, аннан МЧСны чакырып, "ачмасагыз, пычкы белән җимереп керәбез", дип. Ярты сәгать шулай азаплаганнан соң, ишекнең теге ягында ирем дә кайтып җитте, ул да әйтте инде: "Ач, барыбер җимерәләр, аларнын кулларында суд карары», дигәч, мин ишекне ачтым әлбәттә. Миңа бу бик авыр булды, мораль яктан да, физик яктан да. Минем бөтен эшем тукталды, бөтен режимым бозылды.

Бигрәк тә компьютерны алып чыгып киткәннән соң. Хәзер бит инде кул белән язу юк, архив дигән әйбер бөтенесе компьютерда. Бөтен романнарым, бөтен шәхси хатларым, бөтен фәнни хезмәтләрем, кандидатлык диссертацияларым, яза башлаган докторлык диссертацияларым, йөзләгән мәкаләләрем, алар да китте. Менә хәзер кеше кулы кагыла шушыларга, кеше күзе кагыла. Мин аны теләми идем, анда теге яшерен әйбер булган өчен түгел, шәхси хатларымны мин, мәсәлән, беркем укуын да теләми идем.

Минем иптәшләремнән, минем тарафдарларымнан күп әйбер алганнар, алардан бишәр капчык әйбер алганнар, миннән, мәсәлән, ике генә капчык алдылар әйберне. Хәзер капчыклап кына саныйбыз инде архивларны, көлсәң - көл,еласаң - ела, дигәндәй. Шулай итеп без биш кеше менә. Алар инде Бәйрәмованың биш тарафдары, ди, мин ирем белән биш кешене санадым.

Бик күп кенә милли хәрәкәт оешмаларын, өч милли хәрәкәтне тентеделәр, дистәләгән компьютерны алдылар алардан да. Алар безгә эшне ачканнар иде, «милләтара ызгыш тудыра торган материалларны интернетта тараткан өчен» диеп, хәзер инде сорау алулардан мин шуны аңладым иптәшләрдән һәм прокуратура кешеләренең биргән интервьюларыннан, алар безне тартып кертмәкче булалар Россияның конституция строен җимерергә теләүчеләр дип.

Без берничек тә Россияның конституцион строен җимерергә теләмибез, без үзебезнең татар дәүләтчелеген торгызырга телибез. Менә Грузияне алар бит әйтәләр, дәүләт бөтенлеген җимермичә генә Абхазияны таныдык, диләр. Без дә Россияның дәүләт бөтенлеген җимермичә генә, Татарстанның дәүләт бәйсезлеген торгызырга телибез.

Фәүзия ханым, шул тентүләр вакытында үзегезне ничек хис иттегез? Аннан соң ничек көч җыйдыгыз, нишләдегез?

Бәйрәмова: Алар килеп кергәндә, минем хәлем авыр булса да, мин үземне тынычландырып, ике рәкагать намаз укып Аллаһтан ярдәм сорадым, мин үземне алар белән бик тыныч тоттым, хәтта үзем дә гаҗәпләндем. Аларга күрсәттем фотоларымны, китапларымны, архивларымны, хәтта китаплар да язып бирдем.

Миндә шок алар чыгып киткәннән соң башланды. Алар киткәннән соң мин инде уйлана башладым - тукта, нәрсә булды соң әле бу? Мин милләттә билгеле кеше, язучы, 31 китап авторы, 60ка җитеп килә торган хатын, намаз иясе, тарих фәннәре кандидаты, сәяси эшмәкәр, элеккеге депутат. Иң авыры аларның бәреп керүе түгел, чөнки болар органнар, ФСБ, алар һәрвакыт бәреп кергәннәр, алып чыгып киткәннәр, утыртып куйганнар.

Иң авыры менә шушыны тану булды: Татарстан җитәкчеләре, үзебезнең татарлар, моңа димәк фатиха биргәннәр бит, шушыны аңлау. Тукта әле, мин әйтәм, барыйм әле үзем Казанга. Шәймиевка 3 битле хат яздым һәм 7нче гыйнварь көнне мин Кремльгә киттем Шәймиевне эзләп.

Әлбәттә, Шәймиевны анда табып булмый. Президент аппараты аша мин бу хатны Шәймиевка тапшырырга сорадым. Ул хатны аңа тапшырганнар. Аннан соң да без тагын бер хат язып, ул хатны да Шәймиевның кулына шәхсән тоттырганнар, Госсовет депутатлары. Шушыларны эшләгәннән соң мин бераз тынычландым һәм уйладым, тукта әле, мин барып кайтыйм төбәкләргә, үзебезнең татар милләтчеләре, дин әһелләрен күрим, әзрәк тынычланырмын да дип.

Мин чыгып киттем Сарытауга. Әмма ләкин мин анда барып җиткәнче, минем хәбәрем барып җиткән, андагы кешеләрне куркытканнар, мин җир бүлергә киләм икән имеш, переворот ясарга киләм икән имеш. Кешеләрнең кайберләре мине әйбәт кабул итте, кайберләре Сарытаудан ук чыгып качты. Шунда мин 3 көн торганнан соң аңладым, мин кешеләрне авыр хәлгә куям кебек тоелдым да, шул үземнең тарафдарлар белән генә сөйләштем дә, Казанга кайтып пресс-конференция уздырдым.

Ике редакциядә, «Ватаным Татарстан»да, «Татарстан яшьләре»ндә пресс-конференция уздырдым. Журналистлар да күп әйберне аңламыйлар икән, аларның да менә шаккаттылар инде, тетрәнделәр. Төрмәгә утыртсалар, мәйтәм, мин шушылай итеп, беренче алган көннәренннән ачлык игълан итәчәкмен, белеп торыгыз. Әгәр андый-мондый, мәйтәм, мин үлгән булсам, аларның эше булачак, мин беркайчан үземә кул салмаячакмын, чөнки мин мөселман кешесе.

Миңа «Ватаным Татарстан»да шундый сорау да бирделәр: «Фәүзия ханым, боларның беләсез инде алымнарын, 37нче еллардагы кебек төрмәгә дә утыртырга мөмкиннәр, берәр илгә китү ниятегез юк идеме?», дип. Мин әйттем, мин Төркиягә бүген китсәм, анда бүген үк миңа ватандашлык бирәләр. Минем моңа хәтта шигем дә юк, чөнки мин анда иң югары даирәдәге кешеләр белән элемтәдә торам. Әмма ләкин мин китмәячәкмен, чөнки монда минем иптәшләрем бар, бу эш буенча без 5-6 кеше барабыз.

Мин Милли мәҗлес рәисе, ул кешеләр минем арттан бара, мин аларны ташлап, әлбәттә, китмәячәкмен. Төрмәгә утыртырлармы, иректә калдырырлармы, ансы инде Аллаһ кулында дип уйлыйм. Әле ул хәтле еракка планлаштыра алмыйм. Әмма һәрхәлдә судка хәтле мин беркая да китәргә җыенмыйм. Аннан соң Татар конгрессында булдым. Әмма Татар конгрессында югары дәрәҗәдә бик яклау тапмадым. Мин алардан яклау да сорамадым. Әмма ләкин алар минем хәлемә дә кермәделәр.

Аннан соң Казан мәчетләрендә намазларымны укыдым да, Кол Шәрифтә, Нурулла мәчетендә, ниятләдем шушы Мордовия якларына чыгып китәргә, чөнки мин беләм инде, монда минем милләттәшләрем иманда да ныклылар, гайрәтле татарлар, курыкмыйлар, калтырап тормыйлар бер хатын-кызның «бәйсезлек» дигән сүзеннән. Бераз тынычланырмын да, иманым да ныгыр дип.

Һәм бик дөрес эшләгәнмен менә монда килеп, дини китаплар, тарихи китаплар белән рухланам, үземнең сүземне әйтә алам курыкмыйча. Әмма шул вакытта теге зур очрашуларга барып кешеләрне дә авыр хәлгә куясым килми, ну теләгән кешеләрем белән очраша алам.

Инде алга таба инде сәфәремне Самара өлкәсендә дәвам итмәкче булам, чөнки минем тормыш бит әле кайгыдан гына тормый, минем шатлыкларым да бар. Әле генә китабым чыкты, «Туран иле» дигән. Шул «Туран иле» дигән китапта Самара өлкәсе турында өр-яңа мәгълүмәтләр булган бер тарихи очерк бар: «Патша курганы һәм татар тарихы» дигән. Менә шушы мәкаләне дә күрсәтеп китабыма Самара татарлары арасында тәкъдим итү, очрашу кичәсе эшләргә ниятләгән идем. Әле шушы хәлләргә хәтле үк. Бит мин инде планымны боза алмыйм, җинаять эше ачылды, дип.

Ә аннан соң инде мине Чаллыга кайтып суд каршына басу көтә...

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG