Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әһлиуллин: "Милли мәҗлес һәм Мортазин бер калыпка сыймый"


Ирек Мортазин Милли мәҗлес тирәсендә гауга кузгатуны җәмәгатьчелек игьтибарын аның эшеннән читкә юнәлтү өчен эшләнде, ди.

“РосБалт” мәгьлүмат агентлыгы Яна Амелинаның Ирек Мортазин белән әңгәмәсен бастырды. Анда милли мәҗлес тирәсендәге вәзгыять тә телгә алына. Мортазин Милли мәҗлес вәкилләренә 282-нче маддә нигезендә эш кузгатылуын җәмәгатьчелек игьтибарын Мортазин эшеннән читкә юнәлтү, Милли мәҗлес Казан кирмәне тарафыннан идарә ителә, аларның белдерүен саташу, дип атый.

Бу фикергә Чаллыдагы Милли мәҗлес җитәкчеләре һәм әгьзалары аңлатма бирүне кирәк санамады. Шулай да Милли мәҗлес сессиясендә катнашканы өчен эзәрлекләүгә дучар булган Зиннур Әһлиуллин (БТИҮнең элекке рәисе) “Азатлык”ка болай диде:

“Ирек Мортазинга карата җинаять эше ачылды, шуңа күрә аңа каты итеп җавап биреп булмый. Ирекнең милли мәҗлесне идарә ителә торган оешма дип әйтеп, ул аны татар конгрессы белән бутамады микән? Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова белән идарә итәрлек кеше бармы? Минем белән дә идарә итеп булмый.

Ирек Мортазин бу очракта үзен милли мәҗлестән, аның белдерүләреннән өстен куя. Милли мәҗлес һәм Мортазин бер калыпка сыймый. Мортазин Татарстанны Русиядән башка күзалламый. Безнең суверенитет турында декларация, референдум бар. Кануный теоритик яктан барысы да эшләнгән, моны тормышка гына ашырасы бар. Бер-берең белән яшәү кирәк. Ләкин мөстәкыйльлек башка әйбер. Бу – ресурсларыңа хуҗа булу, дәүләт теле - татар теле булу дигән сүз”, дип җавап бирде.
XS
SM
MD
LG