Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байденның Косовога тарихи сәфәре


Байденның Балкан сәфәренең соңгы тукталышы Косовода булды. Косово премьеры Һашим Тачи, Байден сәфәре Косово өчен тарихи вакыйга, дип атады.

Косово бәйсезлеген яклаган Җой Байденны Приштинада халык җылы каршы алды. Машина юлына тезелгән халык Байденны кулларында "Хуш килдең һәм Рәхмәт" дигән язулар белән каршы алды.

Әйтергә кирәк, Косово бәйсезлек игълан иткәннән бирле, бу бер АКШ вәкиленең югары дәрәҗәдә беренче рәсми сәфәре санала.

Косово бәйсезлеге кире кайтылгысыз

Байден Косово парламентында
АКШ вице-президенты Байденның Сербиягә булган сәфәрендә исә, Белград урамнарында халыкның җыелыш һәм протест ясавы тыелган, шәһәрдә иминлек чаралары күрелгән иде. Сербия белән АКШ мөнәсәбәтләре Косовоның бәйселеген игълан итүеннән соң шактый үзгәрде.

Байден бүген Косово парламентында ясаган чыгышында Косово бәйсезлегенең кире кайтылгысыз булуын, бәйсезлекнең Балканда тынычлык урнаштыру өчен мөһим роль уйнавын әйтте: "Төбәкнең тотрыклыгы өчен Косовоның бәйсезлеге бик мөһим. Бу минем шәхси карашым, АКШ хөкүмәтедә дә бу карашта тора. Мин Балкан сәфәре вакытында һәр илдә моны кабатладым, Косово бәйсезлеген игълан итте һәм аны кире кайтарып булмый".

Шулайда Байденның Сербия сәфәре вакытында ил президенты Борис Тадич: "Косово мәсьәләсендә ике ил арасында шактый тирән фикер аермалыгы булса да, Вашингтон белән мөмкин булган кадәр "яхшы мөнәсәбәттә" торырга телибез”, дип белдерде.

Сербия-АКШ мөнәсәбәтендә яңа форсат

Тадич Байден белән сөйләшүләр вакытында ике ил арасында мөнәсәбәтләрне яңадан торгызуда яңа мөмкинлек булуы турында уртак фикердә торуларын, моның тыныч сәясәт һәм диолог аша булдыра алачагын әйтте.

Байден Сербия президенты Борис Тадич белән
Байден үз чыгышында, Балканда тынычлык һәм тотрыклык булдыру өчен Сербиянең җаваплы роль башкаруы шарт һәм шул уңайдан АКШ Сербия белән якын мөнәсәбәттә торырга тели, дип әйтте.

"АКШ төбәктәге низагны чишү өчен Сербия белән хезмәттәшлекне арттырыга тели. Без - Сербиянең көчле булуына һәм аның Евро-Атлантик илләре арасында көчле демократик ил булуын телибез”, диде.

АКШ: "Косово бәйсезлеген тану шарт түгел"

Байден Сербия белән мөнәсәбәтләрне яхшыртуның Косово бәйсезлеген тану мәсьәләсе белән бәйле булмавын, шулай да төбәктәге каршылыкны бетерү өчен Сербиянең Европа Берлеге белән прагматик чаралар табуы кирәклеген әйтте.

Чыгышы ахырында Байден Косово сербларының иминлеге һәм ил эчендә сәяси тигезлеген саклап калу өчен Косовога басымнарны дәвам иттерәчәген вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG