Accessibility links

Кайнар хәбәр

Инаугурация тантанасы төрле илләрдә ничек уза?


2013 елда АКШ президенты инаугурациясе
2013 елда АКШ президенты инаугурациясе

20 гыйнвар көнне Дональд Трамп АКШ президенты вазифасына ант китереп керешә. Бу уңайдан Азатлык төрле илләрдә инаугурация гадәтләрен барларга булды. Дөнья буйлап ил башлары хакимияткә ничек атлый?

Америка Кушма Штатларында президент инаугурациясе һәрвакыт бер көндә - 20 гыйнвар уза. Бу гадәт 1937 елда кертелгән. Гомумән, тарихта билгеле булган беренче инаугурация Нью-Йоркта узган. 1789 елның 30 апрелендә Джордж Вашингтон Конгресс бинасына кереп, христианнарның Изге китабына кул куеп, хәзергә кадәр барлык АКШ президентлары китергән ант сүзләрен әйткән. ​

​АКШ президенты инаугурациясе өч көн дәвам итә, ләкин аның төп өлеше - беренче, ант китергән көне. Башта сайланган президент һәм аның вице-президенты тормыш иптәшләре белән Ак йортка килә, биредә алар гамәлдәге президент белән чәй эчә. Аннары барысы да АКШ Конгрессы урнашкан Капитолий бинасына юл тоталар.

Илең синең өчен нәрсә эшли алганын сорама. Үзең илең өчен нәрсә эшли алганыңны сора
Джон Кеннединың инаугурация чыгышыннан

​Беренче булып антны вице-президент китерә. Җирле вакыт белән сәгать 12дә Ак йортның Көнбатыш өлешендә Югары мәхкәмә җитәкчесе алдында президент антын китерә. Шуннан соң ул йөзләгән мең кеше алдында чыгыш ясый. 2009 елда Барак Обама инаугурациясен 1,8 миллион кеше карап торган, бу тарихи рекорд санала.

Ант китерүдән соң яңа президент инде үзенең Ак йортына кайта, элекке президент исә боралакта хәрби базага китә. Бәйрәм чаралары, баллар, салютлар, гадәттә, әле берничә көн дәвам итә.

Татарстан һәм Русия

2010 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов инаугурациясендә аңа президент штандарты тапшырыла
2010 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов инаугурациясендә аңа президент штандарты тапшырыла

Татарстанда президент инаугурациясе соңгы елларда Сәйдәшев исемендәге концертлар залында уза. Чакырылган кунаклар каршында президент Татарстан һәм Русия Конституцияләрендә кул куеп, ике дәүләт телендә ант сүзләрен әйтә. Шуннан соң элекке президент аңа президент штандартын (байрагын) тапшыра (Татарстан тарихында бу вакыйга әле бер тапкыр гына, 2010 елда узды).

Соңыннан төрле дәүләт эшлеклеләре чыгыш ясый, котлау телеграмнары укыла, президентка бүләкләр тапшырыла. Кичкә таба бәйрәм чарасы башка урынга күчә, әйтик, соңгы ике тапкыр Корстон үзәгендә Рөстәм Миңнеханов исеменнән мәҗлесләр оештырылды.

2010 елда Татарстан президенты инаугурациясе:

Русия һәм күпчелек элекке совет илләрендә дә инаугурация шундый ук тәртиптә оештырыла. Русия президенты да антны Мәскәү Кремлендә чакырылган кунаклар алдында, Русия Конституциясенә кул куеп китерә. Соңыннан ул Кремль мәйданына чыгып, президент полкы парадын кабул итә. 2004 елдан тантана һәрвакыт 7 май көнне үткәрелә.

Европа һәм Азия

Европа илләрендә инаугурация тантанасы шактый тыйнак уза. Мисал өчен, Франциядә, гомумән, андый тантана юк. Гамәлдәге президент яңа президентны Елисей сарае алдында каршы ала, шуннан соң аның белән аерым бүлмәгә узып, мөһим документлар һәм атом-төш коралы "сандыгы"н тапшыра һәм сарайдан инде гади кеше буларак чыгып китә. Ант китерү һәм чыгыш ясау бу илдә каралмаган, дөрес, кайбер президентлар бу чараларны куллана. Мисал өчен, 2007 елда Николя Саркози халык алдында чыгыш ясап, хәрби парадны кабул итте.

Дәүләт дине булган илләрдә (Европа илләреннән Ирландия, Италия, Грецияне мисал итеп китереп була) инаугурация дини символика белән уза. Әйтик, кайбер илләрдә Изге китапны яки хачны үбү кебек гадәтләр бар.

Азиянең кайбер илләрендә Коръән белән ант итү дә каралган. Әйтик, Азәрбайҗан президенты һәм Конституция, һәм Коръәнгә кул куеп ант китерә. Азия илләрендә тантана да күпкә зуррак оештырыла. Мисал өчен, Казакъстанда инаугурация милли детальләр белән баетыла, ә 1999 елда президентны 7 ел хакимлек итүен ассызыклап, җиде минут эчендә туптан җиде тапкыр атканнар. Ханнар гореф-гадәтләренә тугры калып, Нурсолтан Назарбаев антны ак киездә торып китергән.

Гадәттән тыш инаугурацияләр

  • 2000 елда Мексика президенты Висенте Фокс​ инаугурациясен Мехико шәһәренең иң хәерче һәм иң җинаятьле саналган Тепито районында үткәргән. Шунда ул сукбайларга иртәнге аш оештырган.
  • 1865 елда Авраам Линкольн тантана алдыннан якынча алты мең кеше белән кул тотып исәнләшкән һәм залга нык арыган килеш кергән. Нәтиҗәдә, кул тотып исәнләшү гадәте юкка чыгарылган.
  • Көньяк Африка республикасы тарихында икенче кара тәнле президент Табо Мбеки инаугурациясе вакытында кайбер һәйкәлләрнең башларына яшел капчыклар кидерелгән булган. Бу илдә акларның караларны түбәнсетү вакыйгаларын искә алып башкарылган.
  • 1829 елда Ак йорт алдында халык шулкадәр күп булган ки, яңа сайланган президент Эндрю Джексонга бинага тәрәзә аркылы керергә туры килгән.
  • Кайвакыт АКШ президенты инаугурацияләре гадәттән тыш вакытларда уза. Мәсәлән, Джон Кеннеди үтерелгәч, Линдон Джонсонга антны очкычта китергә туры килгән. Изге китап табылмагач, ант догалар җыентыгын кулланып китерелгән. Барлыгы АКШ тарихында президент үлеменә бәйле 9 тапкыр ашыгыч инаугурация үткәрелгән.
XS
SM
MD
LG