Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:02

Грузия низагыннан соң ялгыз калган Русия, газ һәм нефть энергия чыганакларына бай Үзәк Азия илләреннән үзенә яклау табарга тырыша.

Үзәк Азиядә газ экспортын үз контролендә тотарга теләгән Мәскәү, бу атнада Үзбәкстан һәм Төркмәнстан газың Русия аша көнбатышка сату өчен кулланачак газ үткәргеч планы турында игълан итте. Ләкин Көнбатыш белән Русия арасында тигез мөнәсәбәт сакларга теләгән Үзәк Азиа илләре Мәскәү теләген яклауны күрсәтергә теләми кебек.

Русия премьер-министры Владимир Путинның Ташкент сәфәре күпләр тарафыннан Мәскәүнең Үзәк Азияда үзенә беректәш илләр белән хезмәттәшлекне арттырып төбәкдәге энергия экспортын үз контроленә алу омтылышы буларак бәяләнде.

Путинның Ташкентта булган 2 көнлек сәфәре вакытында, Үзбәкстан белән Русия арасында үзбәк һәм төркмән газын Европага кудыру өчен яңа үткәргеч проект төзү турында килешенде.


Русия мәгълүмат чаралары проект турындагы хәбәрләрендә Үзбәк президенты Ислам Кәримов сүзләрен китереп, проектның елына 26-30 кубометр газны үткәрә алачагын белдерде.

Ташкентта мәгълүмат чаралары алдында ясаган чышында Путин, килешү турында тәфсилле мәгълүмат бирмәде. Ул чыгышында проектның Үзбәкстан һәм Төркмәнстанның газ экпортында арткан таләпне каршылый алачак сыйфатта булачагын гына белдерде. Путин әлеге проектның кичекмәстән имзаланачагын да белдерде. Путин сәфәренә “Газпром” газ ширкәте башлыгы Алексей Миллер дә катнашты.

Бу проектан кала Русиянең икенче зур газ ширкәте булган “Лукойл” Үзбәкстанның Кандым һәм Гиссар җирләрендә елына 12 миллиард кубометр газ чыгару планын игълан итте.


Белгечләр фикеренчә, бу проект белән Мәскәү, көнбатышның Русиядән башка алтернатив юллар табу тырышлыгына каршы Үзәк Азиада үз йогынтысын арттырырга тырыша.

Проект, Европа Берлегеннең Русиягә булган бәйлелеген киметү өчен энергия тәэмин итүдә алтернатив юллар табу тырышлыгына яный дип тә фаразлана. Хәзерге вакытта Европа табигый газ ихтыяҗының 40% Русиядән сатып ала.

Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов Путин белән ясаган уртак чыгышында, Русия-Үзәк Азия газ үткәргече проектына каршы булмавын белдерде:

“Без Үзбәкстан аша узачак бу проект өчен үз җирләребезне тәкъдим итәргә әзербез һәм без бу проект белән кызыксынабыз”, диде ул.

Үзбәкстанның бу теләктәшлеге Мәскәү өчен бик мөһим. Бигрәк тә Мәскәүнең Грузиядә кылган хәрби чаралар һәм аерылырга теләгән автоном төбәкләрнең бәйсезлеген танывыннан соң көнбатышның үзенә булган тәнкыйтьләре арта башлаган чагында.

Русия соңгы арада, Әрмәнстан һәм Белорусия белән беррәттән Үзәк Азиядагы элекке совет илләре белән дә мөнәсәбәтләрен арттырырга тырыша.


Узган атнада Дүшәнбегә сәфәр кылган Русия президенты Дмитрий Медведев, Русиянең Таҗикстанда 3 яңа гидро-электр җитештерү корылмасын төзергә ярдәм итәчәген белдергән иде. Моннан кала Русиянең “Газпром” ширкәте Таҗикстанның газ чыгару корылмалары төзү эшләрен башлыячагын белдерде. Икенче бер Русия ширкәте “Расатом” исә Таҗикстанда уран чыгару проектын тикшерәчәген белдергән иде. Таҗикстага бу төр проектләр өчен чит ил инвесторлары кирәк.


Шулай да Русия иктисад өлкәсендә тапкан яклауны, сәяси өлкәдә табалмады. Узган атна Дүшәнбе шәһәрендә узган Шанхай хезмәттәшлек оешмасы утырышында, Русия Грзиядагы хәрби чаралар һәм автаном төбәкләрнең бәйсезлеген яклауда үзенә яклау таба алмаган иде.

Русиянең Известия һәм Коммерсант кебек зур газеталары да хәбәрләрендә, Медведевнең Беларусия һәм Оешма әгъзасы илләрдән кавказ сәясәти мәсәләсендә ачык яклау таба алмавын телгә алды.


Русия Җомга көнне булачак Уртак иминлек оешмасы илләре саммитында кавказ мәсәләсендә үзенә тагын бер тапкыр яклаү эзләргә тырышачак. Оешма җыенында Әрмәнстан Беларус, Кыргызстан, Казакстан, Русия, Таҗикстан һәм Үзбәкстан башлыкларын бер арага җыя.

Шулай да Русия икътисад өлкәсендә тапкан яклауны, сәяси өлкәдә табалмады. Узган атна Дүшәнбе шәһәрендә узган Шанхай хезмәттәшлек оешмасы утырышында, Русия Грзияда күргән хәрби чаралары һәм автаном төбәкләрнең бәйсезлеген тануда үзенә яклау таба алмаган иде.

Русиянең "Известия" һәм "Коммерсант" кебек зур саллы газеталары да хәбәрләрендә, Медведевнең Беларус һәм Оешма әгъзасы илләрдән кавказ сәясәти мәсәләсендә ачык яклау таба алмавын телгә алды.

Русия җомга көнне булачак "Уртак иминлек оешмасы илләре" саммитында да кавказ мәсәләсендә үзенә тагын бер тапкыр яклаү эзләргә тырышачак. Җыенында оешмага әгъза булган: Әрмәнстан, Беларус, Кыргызстан, Казакъстан, Русия, Таҗикстан һәм Үзбәкстан җитәкчеләте бергә җыелачак.

XS
SM
MD
LG