Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:44

Исландия янартавыннан Европа һава киңлегенә таралган көл болытлары сәбәпле, инде бер атна диярлек очышка ябылган һава аланнары бүген әкренләп эшли башлады. Шулай да һава аланнарында җыелган халыкны илләренә кайтару эше әлегә катлаулы.

Леонид Мәскәүдә буласы туеннан ваз кичә язган. Башына башка уй килгәннән түгел, иленә кайта алмаган өчен.

40 яшьлек русияле сәүдәгәр Леонид, Исландиядән таралган көл болытлары сәбәпле оча алмаган миллионлаган юлчыдан берсе генә.

Eyjafjallajökull (Эйяфьядлайёкюдль) яңартавыннан Европа һава киңлегенә таралаган көл болыты, Прагадагы очышларга да йогынты ясады. Прага шәһәрен күрергә килгән илгизәрләр, бу шәһәрдәге сәфәрләрен озайтырга мәҗбүр булды, күпләр һава аланыннан чыга алмады.

Тулы исемен әйтүдән баш тарткан Леонид өметен югалтмаган. Нәрсә генә булмасын ул Мәскәүдә барырга тиеш, аның уенда "туй көне" генә булган.

20 апрельдә ул беренче очышлар башлану белән иленә оча алды. Бәхетенә аның визасының мөддәтe әле бетмәгән булган.

Виза проблемасы

Европада очышларның туктавы "шенген" илләренә кергән чит ил ватандашларын уңайсыз хәлдә калдырды. Визаларының мөддәте беткән юлчылар визаларны озайтырга мәҗбүр булды.

"Турист визасы белән килгән юлчыларга мөддәте чыккан визаны озайтуы җиңел булмагандыр дип уйлыйм. Виза мөддәтен озайту өчен әле җитәрлек акчаң һәм калырга урының булырга тиеш", ди Леноид.

Русия премьер-министры Владимир Путин якшәмбе көнне очышлар туктау сәбәпле, виза мөддәте беткән юлчылар өчен Европа рәсмиләрен бу мәсьәләдә юлчыларга кулайлык күрсәтергә чакырды.

Юлчылар чират көтә

Бүген Европа буйлап очышларның саны арттырыла башлады. Шулай да сәфәрләр әле тулы көченә кайта алмый.

Европа һава идарәсе берничә көннән соң гына очкыч сәфәрләре нормаль режимга кайта алыр дип исәпли.

Франциядә һава аланнарының күбесе очышларга ачылса да, очкыч сәфәрләре тулысынча эшләми.

Ирландия белән Польшада һава аланнары ачылмады.

Соңгы 6 көндә барлыгы 100 мең очкыч сәфәре туктатылуы сәбәпле, илләренә оча алмаган юлчыларны кире илләренә кайтару берничә атнага сузылыр дип исәпләнә.

Исландиянең Эйяфьядлайёкюдль янартавы ут чәчүен дәвам итә. Ләкин элекке көннәргә караганда аның тәэсире инде кими бара диелә.

Икътисадка йогынтысы

Янартау көлләре икътисадка каты бәрде.

Германиянең автомобиль ширкәте BMW очышлар туктау сәбәпле, 3 корылмада машина ясауны туктатырга мәҗбүр булды. Корылмалар машина ясау өчен кирәкле электроник җиһазларны көтә.

Шул ук хәл Nissan ширкәтенә дә тәэсир итә. Җиһазлар кайтарылмаган өчен япон ширкәте кайбер кораллары җитештерүне туктатты.

Замбия, Кенья һәм Уганда кебек Африка илләрендә җитештерелгән тонналаган затлы чәчәк һәм ашамлык җимешләр Европага илтелмәгән өчен черегән.

Халыкара һава транспорты берләшмәсе әйтүенчә, Исландиядәге янартауның көл болытлары сәбәпле, Европа күгендә очышларны тыюдан һава ширкәтләре кимендә 1,7 миллиард доллар зыян күргән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG