Accessibility links

Тукай бүләгенә быел 19 намзәт дәгъва итә


Татарстан республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе комиссиясе 2017 елда әлеге бүләккә дәгъва итүче намзәтләрне атады. Тукай бүләгенә быел 19 кеше тәкъдим ителде:

Владимир Акимов –​ “Рәссам, ни өчен син бөтен кешегә Армагеддон турында искәртәсең” (картина, майлы буяу, 375х375 см) рәсеме өчен.

Шамил Әхмәтҗанов –​ "Туган жирем" (Г. Тукай сүзләре, М.Мозаффаров көе), "Арча" (татар халык җыры), "Сорнай моңы" (Ш. Хөсәен сүзләре, Р. Яхин көе), "Бик сагынган чаклар була сине, Тукай" (С. Хәким сүзләре, С. Садыйкова көе) җырларын югары сәнгати дәрәҗәдә башкарган өчен.

Тәлгать Галиуллин –​ Сайланма әсәрләрдә биш томда басылган "Сәет Сакманов" роман-трилогиясе өчен ("Тәүбә", "Элмәк", "Төнге юллар" романнарыннан тора), "Яктылык: әдәби тәнкыйть мәкаләләре" әдәби-тәнкыйди басмасы (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011) һәм татар әдәбиятын пропагандалаган өчен.

Әхәт Гаффар –​ "Яшиселәр алда иде: роман, повесть, хикәяләр" китабында (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990) басылган "Олы юлның тузаны" романы, "Дәрья башы: повесть, романнар, хикәяләр" (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013) китабы өчен.

Владимир Демченко –​ Чаллы шәһәрендәге "Габдулла Тукай" скульптур композициясе өчен (2011).

Рамил Исламов һәм Җәүдәт Миңнуллин –​ "Шәхесләребез" сериясеннән "Тукай – ядкәрләрдә" фәнни-популяр ике томлы басма өчен (Казан: "Җыен", 2015) (төзүчеләр: Р.Ф.Исламов, Җ.С.Миңнуллин).​

Владимир Курашов –​ "Русия архитектурасы: агач Казан" (Мәскәү, "КДУ" нәшрияты, 2010), "Иске Казанның агач архитектурасы" (Казан, "Идел-Пресс" нәшрияты, 2015), "Шагыйрьләр һәм рәссамнар иҗатында иске Казан" (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2016) язмалары белән тәкъдим ителгән фотодокументлар һәм сынлы сәнгать әсәрләре системы нигезендә тарихи Казан образына багышланган эшләр циклы өчен.

Мәдинә Маликова –​ "Арыш тәме: роман, повесть, хатирәләр" (Казан: "Ихлас", 2014) китабы өчен.

Александр Петров –​ "Г. Тукай шигырьләренә" (10 эш), "Болгар истәлегенә" (15 эш), "Балачактан" (15 эш) эшләре сериясе өчен.

Харис Салихов –​ "А.Пушкин, Г. Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары" (Казан, "Идел-Пресс" нәшрияты, 2008); "Дин һәм фән (дөньядагы дини һәм дөньяви мәдәният нигезләре)" (Казан, "Идел-Пресс" нәшрияты, 2012) китаплары өчен.

Факил Сафин –​ "Саташып аткан таң: роман-трилогия" (Казань: Татарстан китап нәшрияты, 2003), "Заблудившийся рассвет: роман" (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014) һәм "Галәм күзе: шигырьләр, балладалар, поэмалар" (Казан: "Идел-Пресс" нәшрияты, 2011).

Николай Сорокин – "Вечная Волга: роман-трилогия" (Казан: "Идел-Пресс" нәшрияты, 2013) өчен.

Мәдияр Хаҗиев –​ 9 картинадан торган "Кол Гали һәм аның чоры" эшләре сериясе өчен.

Нияз Халитов –​ Казан мәчетләре архитектурасына багышланган "XVIII –XIX гасыр башында Казанда архитектура һәйкәлләре" монографияләре өчен (Мәскәү, Стройиздат, 1989), "Казан мәчетләре архитектурасы" (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1991), "Мәчет һәм аның архитектурасы: кыска тарихи-архитектур очерек" (Казан, "Иман" нәшрияты, 1994), "Казан крепостендә Кол Шәриф мәчете. Гепотезалар. Фактлар. Уйланулар" (1996); "Урта гасырдагы Казан мәчетләре" (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011), "Баштан алып бүгенге көнгә кадәр татар мәчете: кыска тарихи-архитектур очерк" ("Татарская мечеть от начала до наших дней: краткий историко-архитектурный очерк") (Казан, Русия ислам институты, 2012); "Татар мәчете һәм аның архитектурасы: тарихи-архитектур тикшеренү" (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012); "Галиев мәчете. Яңадан торгызу тарихы" (Казан, 2015).

Фирдәвес Ханов –​ Түбән Камада Г. Тукай исемендәге әкият паркы проектын эшләгән өчен.

Зиннур Хөснияр –​ "Кичү: хикәяләр, повестьлар, роман-дилогия" (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012) һәм "Гарасат" (Казан: "Хозур", 2014) китаплары өчен.

Розалина Шаһиева –​ Татарстанның милли мәдәни мирасы турындагы "Мәңгелек гөлчәчәкләре: татар һәм рус телендәге мәкаләләр җыелмасы" (Казан: "Заман" нәшрияты, 2015) өчен.

Әнвәр Шәрәфиев –​ "Сандугачкай" балалар һәм яшүсмерләр өчен фортепиано пьесалары җыелмасы (Казан, "Рухият" нәшрияты, 2006), "Чулпан йолдыз" җырлар җыелмасы (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2010), "Наз" скрипка пьесалары һәм ансамбльләр җыелмасы (Воронеж: "МАКС-ПРИНТ" ҖЧҖ, 2015).

Тукай бүләге лауреатлары 26 апрельдә билгеле булачак. Премиянең күләме 2014 елдан бирле 500 мең сум тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG