Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Гуантанамо тоткыннарына урын эзли


АКШ баш прокуроры Эрик Һолдер Европадагы беректәш илләр белән Гуантанамодан чыгарылган тоткыннарны башка илләргә тарату мәьәләсен сөйләшер өчен Берлингә барды.

АКШ президенты Барак Обама сайлау алды чараларында вәгъдә иткәнчә, хәзер Гуантанамо төрмәсен ябу турында чаралар күрелә. Ләкин аның ябылуы белән зур бер мәсьәлә килеп туа.

Мондагы тоткыннар кайда урнаштырылачак?


АКШ баш прокуроры Эрик Һолдер, Гуантанамо проблемы АКШның үз мәсьәләсе булса да, тоткыннарның язмышын хәл итүдә дөнья илләре бергә эшләргә тиеш, дип әйтте.

Бу уңайдан ул Гуантаномадан чыгарылган тоткыннарның кайда урнаштырылуы мәсьәләсендә, Европа илләре белән бергә хезмәттәшлек итәргә өметләнә.

Һолдер, Европа сәфәре вакытында, Гуантанамо тоткыннарын урнаштыру мәсьәләсен күтәреп чыкты. Ләкин әлегә Европа илләре бу хакта ачык теләктәшлек белдермәде. Баш прокурор, сәфәрдән соң җибәреләчәк рәсми белдерү белән, вәзгыятьнең үзгәрә алачагы турында сөйләде.

Баш прокурор, кичекмәстән Вашингтон хакимиятенең дә бу хакта кайбер Европа илләренә рәсми үтенеч белән мөрәҗәгать итәчәген белдерде.

Обама хакимияте Гуантанамодагы 30 тоткынны Европага җибәрү турында уйлый.

30 кеше турында тәфсилле мәгълүмат, аларны кабул итәргә теләк белдергән илләргә тапшырылачак.
Шулай ук Вашингтон җибәреләчәк бу кешеләрнең террор куркынычы тудырмаячагы турында ышандыра.

Европа илләре Гуантанамо тоткыннарын кабул итү мәсьәләсенә сак карый.

Европа илләре Гуантаномадан кайтарылган бу кешеләрнең еллар буына басымга дучар булуын күз алдында тотып, аларны террор куркынычы тудырачагын турында шикләнә.

Европага җитәкчелек иткән ил Чехиянең эчке эшләр министры Иван Лангер, сишәмбе көн ясаган белдерүендә, кайбер Европа илләренең тоткыннарны кабул итү мәсьәләсенә уңай карыячагына өмет белдергән иде.

Шулай да Лангер, үз чыгышында Чехиянең Гуантанамо тоткыннарын үз илендә кабул итмәячәген алдан ук әйтеп куйды.

Франция тоткыннарның берсен кабул итә алачагы турында белдерә. Британиянең дә тоткыннарның берничәсен алуы ихтимал. Португалия белән Литвания дә бу план белән кызыксынуын белдерә.

Ваш прокурор сәфәре уңай тәмамланып 30 тоткынга Европада урын таба алынса да, калган 210 тоткынның язмышы әлегә билгесез. Вашингтон хакимияте алар турында тәфсилле мәгълүмат бирми. Аларның нинди шартларда яшәве һәм нинди гаепләүдән хөкем күргәне дә билгесез.

Президент Обама, киләсе 9 ай эчендә Гуантанамоны тәмам ябарга карар кылган иде.
XS
SM
MD
LG