Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:47

Иран: "Санкцияләр булса сөйләшүләр туктар"


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат, Истанбулда

Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат, Истанбулда

Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат БМО яңа санкцияләр кабул иткән очракта, моның атом програмы сөйләшүләренә тискәре йогынты ясыячагын белдерде. Иранга каршы санкцияләр чәршәмбе көнне БМОда каралачак.

Азиядә иминлек һәм хезмәттәшлекне ныгыту (CICA) җыены кысаларында Төркиягә килгән Иран башлыгы Мәхмүт Әхмәдиниҗат, БМО иминлек шурасы әгъзасы Төркия белән Бразилия арадашчылыгында тәкъдим ителгән атом ягулыгы килешүенең зур форсат булуын искә төшерде.

Истанбулдагы җыенда катнашкан Әхмәдиниҗатның БМОның яңа санкция карарына каршы зур ризасызлык белдерүе күзгә чагылды.

"АКШ хакимияте һәм беректәшләре санкцияләрне керткәннән соң атом програмы турында сөйләшербез дип уйлый икән, алар ялгыша. Бу булмаячак. Әгәр уртада ихтирам һәм гаделлек булса, без сөйләшергә әзер. Кемдер бик әдәпсез хәрәкәт итә икән, моңа каршы безнең җавап билгеле инде", дип белдерде.

Санкция карары бу атнада карала

Иранның атом программасыннан баш тартмавы аркасында, яңа санкцияләр белән җәзаландыру максатын куйган карар БМО иминлек шурасында чәршәмбе көнне каралырга тиеш.

Әгәр карар расланса, Иранга булган яңа санкцияләр белән икътисади чикләүләр артачак. Халыкара сәфәрләрдә Иран көймәләре ешрак һәм катгый тикшереләчәк.

Хәбәрчеләр БМО шурасында кайбер әгъза илләрнең әлеге тәкъдимгә каршы чыга алачагын белдерә. Ләкин бу БМО иминлек шурасында даими вәкил илләренең тәэсире кадәр ук көчле була алмый.

Яңа тәкъдимнәр өчен инде соң

Арадашчы илләр Бразилия белән Төркия яңа санкцияләрнең атом сөйләшүләренә тискәре йогынты ясаячагын белдереп, атом ягулыгын башка ил аша тәэмин итү тәкъдименең низагны бетерүдә файдалы була алачагын алга сөрә.

Уран алмашу килешүе буенча Иран уранны Төркия аша башка илгә бирәчәк һәм баетылган рәвештә уранны кире алачак.

АКШ исә бу ысулның ышанычлы булмавын әйтеп, мондый карар өчен инде соң булуын әйтә.

Истанбулдагы җыен вакытында Әхмәдиниҗат, АКШны кырыс адымнардан баш тартырга чакырды.

Әхмәдиниҗат БМОда Иранга санкцияләр кертү карарын яклаган Русиягә карата ясаган чыгышында Әхмәдиниҗат, Русияне Иранга дошман булган илләр сафында тормаска чакырды.

Иран башлыгы Русиягә ачулы

Путин Истанбул җыенында Эрдоган белән Иран мәсьәләсен дә сөйләште
Шул ук вакытта Истанбулдагы Азиядә иминлек һәм хезмәттәшлекне ныгыту җыенында катнашкан Владимир Путин, Әхмәдиниҗат белән аерым очрашачагын әйтте.

Путин, Иранга буласы чикләүләрне бик ук арттырып җибәрмәскә чакырды.

Мәгълүм булганча, БМОда яңа санкцияләр турында Русиянең тәкъдимне яклавы бу ил белән якын мөнәсәбәттә торган Иран хакимиятен ачуландырган иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG