Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:04

Төркиядә яшәүче татар яшьләре туган телләрен, татар халкының гореф-гадәтләрен оныта. Русиянең татар төбәкләреннән күчеп килгән буын алышынып, аларның оныкларына төрекләшү куркынычы яный башлаган. Камәр Яфай – студент кыз. Ул Төркиядә туып үскән.


Камәр, Төркиядә татар оешмалары бармы? Син алар эшчәнлегендә катнашасыңмы?

– Бездә андый нәрсәләр юк. Шулай да безнең шәһәрләребездә оештыручылар бар. Татарлар белән аралашабыз, Сабантуйлар ясыйбыз.

– Син үзең татар телен ничек саклап калдың һәм милли үзаңны кем уятты?

– Минем әтием татар, әнием төрек. Безнең өйдә төрек телендә сөйләшәләр. Мин дәү әни-дәү әти янында үстем, алар татарча сөйләшә иде. Аннары, Казаннан Төркиягә укырга килгән дусларым бар. Алар белән аралаштым, бергә татарча сөйләштек. Шулай итеп, татар телем әзрәк булса да шомарды. Мин моңа бик шат. Инде әти белән дә татарча сөйләшәбез.

Без Татарстанны бик яратабыз. Татар җырларын тыңлыйбыз, “Яңа гасыр” каналыннан татар киноларын карыйбыз, татар җырларын тыңлыйбыз, Татарстан хәбәрләре белән танышып барабыз.

Камәр Яфай
– Әби-бабаларың кайсы яктан? Хәзер Төркиядә яшиләрме?

– Минем дәү әтиемнең бабасы Оренбурдан Төркиягә күчеп килгән булган. Алар чукындыру вакытында качканнар. Османнар аларга иске шәһәргә төпләнегез, дип әйткән. Шәһәрдә балаларыбызга кыен булыр дип, аларның авылга күчәсе килгән.

Хәзер Османия дигән бер татар авылыбыз бар. Минем дәү әти-дәү әнием дә, әтием дә шунда туган. Хәзер шәһәрдә яшибез. Укулар башлангач, авылда беркем дә калмады инде.

– Камәр, Төркиядә очрашулар була, дигән идең. Сез анда татарлар белән очраша торгансыздыр инде. Үзара татарча сөйләшәсезме?

– Әтием авылда туып үсте, аның туганнары-иптәшләре бар иде. Алар гел татар телендә сөйләшкәннәр. Төрек телен дә өйрәнгәннәр, татарча да әйбәт сөйләшәләр. Ләкин хәзер минем яшемдә булган кешеләр авылда тумаган, шәһәрдә яши. Әти-әниләре татар булса да, үзара төрек телендә сөйләшәләр. Шуңа күрә татар телендә сөйләшүче, аны саклаучы, өйрәнүче Төркиядә аз. Мин дәү әни-дәү әти янында үсүемә шат, ләкин анда булмасам, мин дә өйрәнә алмый калыр идем. Шуңа күрә, безнең татар яшьләре арасында төрекләшү бар.

Истанбулда Гөлтан Ураллы исемле оештыручыбыз бар. Шуның белән сөйләшкән идем, ул хәзер татар яшьләренә татарча өйрәтергә җыенулары турында әйтте. Бер татар сыйныфы ясаячаклар икән. Татарстаннан килгән бер студент кызыбыз бар, монда ул татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга укыган. Ул Төркиядәге татар яшьләренә татар телен өйрәтәчәк.

Шуңа күрә, Татарстаннан татар теленә өйрәтә торган китаплар сорыйбыз. Минем иптәшләрем бар, алар татар телен өйрәнергә телиләр, ләкин өйрәтүче булмагач, белми калганнар иде. Бу курс ачылгач, бик шатландым.

Камәр Казанда дуслары белән
– Димәк, сездә китапларга кытлык бар?


– Әйе, бездә татар телендә китаплар юк. Моннан сорыйбыз, безгә җибәрмиләр. Безгә әдәби китаплар кирәк түгел, татар телен өйрәтүче, кечкенә балалар өчен язылган китаплар да ярый.

Теле барның – иле бар, дигән татар мәкале. Кеше балачагында нинди телдә сөйләшсә, үскәч тә, олыгайгач та, чын мәгънәдә кеше булгач та, шул тел белән үсә һәм шул телгә ярату саклана икән.

Камәрнең интернеттагы сәхифәсендә: “Ничек тәмле ул татар булып яшәү!” дип язылган. Аны Төркиядәге татарларның төрекләшүе, Русиядәгеләренең урыслашуы бик борчый. Шәһәрдә туып үскән буын татар телен оныта, дигән сүз Татарстанга гына түгел, Төркиягә дә кагыла булып чыга.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG