Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марста су табылды


АКШ галәм идарәсе “NASA” белдерүенчә, Марска җибәрелгән Phoenix исемле галәм җиһазы анда су булуын раслаган. Кызыл планетага утырганнан бирле, “Phonix” анда табылган боз катламын тикшерә иде.


Су булган җирдә тормыш була дигәннәр. Ягъни, кайда туңган су бар, димәк кайчандыр монда тормыш булуы ихтимал.

Шуңа да Марста су булуына дәлилләр табылуы, галәм билгечләренең кызыксыну уятты.

“NASA” белгече Виллиам Бойнтон кичә журналистлар алдында ясаган чыгышында:

“Без мондый ачышны күптәннән көткән идек. Әлбәттә моннан 6 ел елек Марсның одессей иярчене ярдәмендә боз булуын белдек, ләкин хәзер безгә аны карарга мөмкинлек туды. Марсның суы тәмлидер дип ышанам”, диде.

Марска җибәрелгән Phoenix галәм җиһазы май аеннан бирле планета җирлегендә тикшеренү эшләрен башкарып килде. Бер айдан соң ул җирдән боз катламын тапты.

Phoenix галәм җиһазы

Phoenix аппараты җибәргән үрнәкләрдән, галимнәр аның су булуын исбат итте. Чөнки әлеге боз катламы 0 градуста эреп суга әйләнде.

Билгеле булганча, тереклек өчен гади су кирәк, ләкин әле суның боз рәвеше, ягъни туңган катламы гына табылды.

XS
SM
MD
LG