Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризиста оппозиция үзе өчен мөмкинлек күрә


Русиянең 25 шәһәрендә. шул исәптән Казанда да, үткән ял көннәрендә хөкүмәтнең чит ил машиналарына салымны арттыруына каршылык чаралары үтте.

Халык фикерен сораштыру үзәкләре биргән мәгълүматларга караганда, русиялеләрнең 39% хөкүмәт белән канәгать түгел. Кайбер төбәкләрдә, рәсми хакимият белән килешмәүчеләр саны 54% җитә. Урам җыеннарының үтүе һәм анда катнашучыларның күплеге икътисади кризис аркасында социаль канәгатьсезлек артуын күрсәтә.

Владивостоктагы кешеләр машина салымнарының артуына каршылык белдергәндә, Япония байрагын болгады һәм Русиядә аерылу белән янады. Удмуртиядә, Иҗауда халык коммуналь түләүләрнең артуына канәгатьсезлек белдереп урамга чыкты.

2009 елда Русиядә газ һәм транспорт өчен түләүләрнең күтәрелүе планлаштырылган.

Кремль яклы "Заманча үсеш тикшеренүләре институты" белгече Игорь Юргенц "Ведомости" газетасына биргән әңгәмәсендә, хөкүмәт чаралар күрмәсә, каршылык чаралары котылгысыз, дип әйтте. Бу белгеч хөкүмәт, нәрсәдер эшләргә тиеш һәм халыкка, кризис авырлыкларын уртаклашуын күрсәтергә тиеш, дип әйтә.

Сәясәт белгече Владимир Прибыловский, шулай ук, чит ил машиналарына салым арттыруны ахмак карар, дип атый. Бу карар, хакимиятьтәгеләрнең үзләренең кыенлыкларын халык хисабына хәл итәргә җыена кебек күренә.

"Бердәм Русия" фиркасе лидеры һәм илнең премьер-министры Владимир Путин фирка корылтаенда : "Әзерләнеп куелган резервлар алдагы елларда бюджет системасының тотрыклыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Алар нефть бәяләренә һәм башка товарларга бәйле булмас. Ягъни пенсия һәм эш хаклары түләнәчәк дигән сүз. Социаль гарантия системасы эшлиячәк һәм килеп чыккан проблемаларны без ватандашлар хисабына хәл итмәячәкбез,"- дигән иде.

Газета.ру сәхифәсе хәбәрчесе Андрей Колесников урам җыеннарының икътисади сәбәпләрдән генә килеп чыкканын әйтә. Ул аларны 2004-2005 еллардагы шундый ук протест чаралы белән чагыштыра. Ул вакытта хакимиятләр ташламаларны акчага әйләндерү турындагы канун чыгарган иде. Берничә ел элек, йөзәр мең кеше Путин хакимиятенең вазыйфадан китүен таләп итте һәм хәттә бу шигарь кайбер төбәк хакимиятләре тарафыннан яклау да тапты.

Колесников язганча, хәзер каршлык белдерүчәләр сәяси шигарь куймый һәм бу кыенлыклар өчен кемнең җаваплы булуы алар өчен мөһим түгел. Әмма хәзерге җитәкчелек халык тарафыннан килгән сигналарны күрергә сәләтле түгел, дип яза Колесников.

"Бердәм Русия" фиркасе хакимиятне үз кулана алгач алардан башка җавап бирерлек көч калмады.
Оппозициянең радио һәм телевидениегә чыгу мөмкинлеге юк, алар хакимият оешмаларына кермәгән, шуңа күрә оппозиция вәкилләренең халыкка икътисадка, сәясәткә карашларын җиткерү мөмкинлекләре аз.

Яңа оешкан "Солидарность" сәяси хәрәкәте халыкка якынаю максатын куя. Шушы хәрәкәтне җитәкләүчеләрнең берсе, энергетика министрының элекке урынбасары Владимир Милов "Азатлык"ка биргән әңгәмәдә оештыру тарихы турында сөйләде.

"Без бу хакта бер ел элек сөйләшә башладык. Демократик фиркаләрнең 2007 ел сайлауларында коточкыч җиңелүдән соң. Демократларның күбесе сайлаулар гадел булмады, харәмләшүләр булды дип әйтеп килде. Әйе, әмма чыннан да ул вакытта халык демократик көчләрне бик үк якламады. Кызганычка каршы, демократик карашларда торучы кешеләр дә, илнең үсешен Европа юллыннан җибәрергә теләүчеләр дә демократларны яратмады. Шулай итеп, Русияне нормаль демократик юлга кайтару максатында көрәшер өчен төрле карашлы демократ сәясәсәтчеләрне берләштергән фронт төзү фикере туган иде,"- диде Милов.

"Солидарность" хәрәкәте вәкиле Милов оппозиция хакимият белән ачыктан-ачык сөйләшү алып барырга әзер диде. "Әлегә без басым гына сизәбез һәм аңа актив рәвештә каршы торырга җыенабыз",- диде Милов

Бу яңа хәрәкәтктә элекке премьер министр Борис Немцов, шахмат чемпионы Гарри Каспаров һәм башка либераль җитәкчеләр катнаша. Әмма оппозициядәге башка сәясәтчеләр, Григорий Явлинский, элекке премьер-министр Михаил Касьянов, Республиканнар фиркасе башлыгы Владимир Рыжков анда керүдән баш тартты. Яңа хәрәкәтнең 42 төбәктә бүлекчәсе, 5 меңләп тарафдары бар.

Башка фиркаләр "Националь большевиклар", "Сулчылар фронты", "Бөек русия" фиркасе халыкның канәгатьсезлеген, күләмле протест чараларын башлар өчен мөмкинлек туачак, дип өметләнә.

"Солидарность" вәкилләре хакимияләр белән сөйләшергә әзер дип белдерсә, "Националь большевиклар" җитәкчесе Эдуард Лимонов мондый сөйләшүне мәгънәсез дип атый. Ул оппозицияне кризисны кулланырга чакыра.
Бердәмлек булмаган бу мизгелдә хакимиятләр, тәртип саклау сылтавы белән оппозиция чыгышларын бастырып бара ала.



XS
SM
MD
LG