Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия көткән яклауны таба алмады


Шанхай хезмәттәшлек оешмасына әгъза илләргә Көньяк Осетия һәм Абхазиянең бәйсезлеген танырга чакырган Мәскәү, оешмадан көтелгәнчә яклау таба алмады.

8 августта кабынып киткән Грузия низагы һәм ахырда Русиянең солых килешүенә карамастан хәрбиләрең Грузия җирләреннән чегенүен кичектерүенә Көнбатыш һәм Америка каты тәнкыйть белдерә һәм басымны көннән көн арттыра. Сугышның тәэсире дәвам иткәндә, көнбатыш илләреннең Русия белән киләчәккә мөнәсәбәтләрне яңадан карап чыгарга карар кылуы, моның белән бергә чикләүләр кертү турында уйлануы Kремльне уңайсыз хәлдә калдырырга мөмкин.

Моннан кала Грузиядән аерылырга теләгән төбәкләрнең бәйсезлеген Русиядән башка әлеге бернинди ил дә танымады. Русия бу адымында ялгыз калды.

Бу ноктада үзенә хезмәттәш оешмалардан яклау табырга тырышкан Мәскәү бүген Таҗикстан башкаласында җыелган Шанхай хезмәттәшлек оешмасында, Грузия низагын күтәреп чыкты һәм әгъза илләр башлыкларынан яклау таләп итте.

Шанхай хезмәттәшлек оешмасына әгъза Кытай һәм Үзәк Азианың 4 иле, Русиянең Кавказда тынычлык һәм хезмәттәшлек булдыру тырышлыкларын яклауларын гына белдерде.

Русия иң зур яклауны Кытайдан көтә иде. Мәгълүм булганча, бу ике ил арасында бәйләнешләр бик көчле. Мөнәсәбәтләр икътисад өлкәсеннән кала сәяси өлкәдә дә ныклы.

Кытай көнбатыш илләре кебек Русиягә низаг мәсәләсендә ачыктан-ачык тәнкыйть белдермәсә дә, ул Грузиядән аерылып чыгарга теләгән төбәкләрнең бәйсезлеген танырга уңайсызлана.

Чөнки Кытайны әлегә үз эчендәге низаглар борчый. Тибәт һәм Синҗан төбәкләре бәйсезлек таләп итә, шуңа Кытай айрылып чыккан илләрнең бәйсезлеген танырга теләми.

Кытай тышкы эшләр министры сүзчесе Чин Гаң, Русия таләбенә карата Кытайның төбәктәге хәлләргә борчылу белдерүен телгә алды:

"Көньяк Осетия һәм Абхазиядәге хәлләргә карата борчылу белдерәбез. Көньяк Осетия һәм Абхазиядәге низагның тарихын һәм андагы вәзгыятьне аңлыйбыз. Без ике тарафның да бу мәсьәләгә киңәшләшеп диолаг аша хәл итә алачагына өмет белдерәбез".

Кытайдан кала оешмaдагы 4 әгъза ил, Грузиядәге низагны чишү мәсьәләсендә Русиянең әүзем ролен якласалар да бәйсезлекне тану турында бернинди сүз әйтмәде. Утырыш ахырында кабул ителгән "Дүшәмбе белдерүендә" оешмага әгъза илләрнең башлыклары Көньяк Осетия мәсьәләсендә килеп чыккан киеренлек турында борчылу белдерүләрен генә телгә алдылар.

XS
SM
MD
LG