Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:38

Русия - Англия хезмәттәшлегендә төзелгән ТНК-БП зур нефть ширкәте башлыгы, низаг сәбәпле, Русиядән китте.

ТНК-БП Русиядәге 3 зур нефть җитештерү корылмасының берсе. Русия-Англия хезмәттәшлегендә төзелгән бу ширкәтьнең идарә эшләрендә киeренкелек артуга, аның башлыгы Роберт Дадлей Русиядән китте. Ул үзенең ясаган белдерүендә, моны русияле хиссә хуҗаларыннан килгән басымнар белән аңлатты. Ягъни русияле хиссә хуҗалары ширкәт башлыгы Дадлейнең җитәкчелектән китүен тели, дип бәяләнә.

Әлеге каршылыклар исә ширкәтнең җитештерү эшләренә тискәре йогынты ясый һәм ширкәт эшләре әкренәeргә, яисә бөтенләй туктарга мөмкин. Бу вәзгыятьне шулай ук дөнья инвесторлары да күзәтеп тора. Аның нәтиҗәләре, әлбәттә, Русиянең читтән кергән инвестиция тармагына көчле йогынты ясыячак, дип фаразлана.

Дадлей ширкәт белән идарә итүне читтән торып дәвам итәчәген белдерә. Ләкин русияле хиссә хуҗалары Дадлейның китү карары һәм ширкәтне читтән идарә итү омтылышын, Англиягә караган БПнең гомум ТНК-БПне үз идарәсенә кертергә теләвен күрсәтә, дип ризасызлык белдерә.

Дадлейнең җитәкчелектәктән китәргә теләве аркасында ТНК-БП ширкәтендә киeренкелек күптәннән туган иде. Ләкин бу ай башында Кыпрыста булган җыенда әлеге киeренкелек иң югары ноктага җитте.

Утырыш вакытында ТНК-БП ширкәткә 4 миллион 400 мең долларлык инвестеция кертү планын алга сөргән иде. Ләкин русияле хиссә хуҗалары бу тәкъдимне 900 мең долларга киметергә чакырды. Дадлей исә инвестецияне кыскарту тәкъдимен кире какты. Ширкәт рәсмиe Тим Суммер исә, акчаның киметелүе, 1 елга планлаштырылган нефть җитештерү эшен киметәчәк, дип аңлатты.

Ширкәтнең Кыпрыста узган еллык утырышыннан соң, Русия хиссә хуҗалары Дадлейне ширкәт эшләрендә тырышлык күрсәтмәүдә һәм мәнфәгатьләрне кайгыртмауда гаeпләп, эшеннән китәргә чакырды.

Дадлей исә, гаeпләүләр ширкәткә зыян китерәчәген әйтте.

“Мондый гаeпләүләр бик аяныч һәм борчуга сала. Әгәр дә русиялеләр болай дәвам итсә, алар 5 елда казанган уңышларны юкка чыгарачак”, диде Дадлей.

Русияле хиссә хуҗалары шулай ук, ширкәттә югары хезмәт хакы алып эшләгән чит ил эшчеләренең күп булуына да канәгатьсезлек белдерә. БП бу атнада 148 чит ил хезмәткәренең эштән чыгарылачагын белдерде.

ТНК-БП ширкәте 2008 елның беренче яртысында 4,7 миллиард долларлык уңышка ирешкән иде. Узган ел белән чагыштырганда бу сан 2 тапкырга күбрәк.

XS
SM
MD
LG