Accessibility links

Айсылу Лерон ТВда нигә күренми?


Соңгы айларда “Яшьләр тукталышы” тапшыруының алып баручы Айсылуның ТВ дан югалуын күп яшьләр авыр кабул итте. Ул үзе бу хакта ни дияр икән?

Айсылу телевидениядән китте микән ни, кайда инде ул хәзер, аны кая күреп була дигән сораулар “Азатлык”ның яшьләр тапшыруына да килде. Шушы сорау-теләкләрне истә тотып без Айсылуны табып, Казан студиясенә кунакка чакырдык.
Рөстәм Исхакый. Сәләм Айсылу! Нихәлләрдә син, эссе җәйләр ничек үтә?
Айсылу Лерон. Аллага шөкер, алда-гөл! Быелгы җәй искиткеч үтә, үземә ошаган шөгыль таптым дияргә
була һәм кызыклы эшләр майтарып йөрим. Шуңа күрә миңа бу җәй аеруча ошый, калган җәйләрне һаман бер төрле эш эшләргә туры килә иде. Бер төрле тапшыру әзерлисең, төшерәсең, төшерәсең, төшерәсең, калган хәбәрчеләр ялда…Син һаман редакциядә утырасың. Ә монда мин, әлбәттә ниндидер бер эш башкарам һәм ул миңа чын мәгънәсендә бик ошый. Ул эш иҗат белән бәйле, әлегә барысында сөйләп бетермим. Тиздән, бер айдан ул продукт әзер булачак.
Рөстәм Исхакый. ТВ белән элемтәң өзелмәгәндер бит, чөнки Айсылу ТВ дан киткән икән дигән сүзләр дә йөрде…
Айсылу Лерон. Телевидениядән китмәдем, бары тик “Яшьләр тукталышы” тапшыруыннан гына киттем. Ә болай мин ТВда эшлим һәм эшлиячәкмен дип уйлыйм. Чөнки ул минем бердәнбер һөнәрем дияргә була. Мин бу тормышта башка әйбер эшли белмим. Кирәк булса өйрәнеп була инде. ТВ өлкәсе миңа кызыклы һәм кызыклы булып калыр да. Менә инде тапшырудан киткәннән соң да мин, зәңгәр экраннарга якын эш белән шөгыльләнәм. Үземне бары тик шушы өлкәдә генә күрәм.
Рөстәм Исхакый. Ялгышмасам әле син Казан дәүләт университетының журналистика факультетында студентлар да укытасың
Айсылу Лерон.
Бу шулай ук кызыклы тәкъдим булды һәм мин аны бик теләп кабул иттем. Студентларга телевизион журналистика буенча дәресләр бирәм. Ул төркемдә гадәттә 6-7 генә студент була һәм без менә шушы курсларда бергәләшеп аралашабыз. Бу минем өчен дә бик зур тәҗрибә, кызлар-егетләр өчен дә нәрсәдер бирә аламдыр дип уйлыйм. Шунсы кызык, югару курслардагы студентларның күбесе белән без бергә укыдык, үзара дуслар дисәк тә була. Шуңа күрә, “Айсылу апа?!” дип эндәшүчеләр юк. Хәтта 2 курста укучылар да минем белән “Айсылу!” гына дип сөйләшәләр, бу миңа калса дөрес тә. Болай дәрес алып бару да җайлырак һәм алар иң мөһиме хөрмәт белән карыйлар, әйткәннәрне каршы килми үтиләр.
Рөстәм Исхакый. Моңа кадәр укытучы булып караганың бар идеме?
Айсылу Лерон. Бар дип әйтик инде. Мәктәптә драм түгәрәкләр җитәкли идем. Шулай ук, “Сәләт” тә дә укытучы буларак ничә ел йөрим инде, журналистика буенча укытам.
Рөстәм Исхакый. Син менә “Сәләт” турында әйтеп киттең, быел син анда атналар буе йөрдең, ниләр эшләдең, шул хакта сөйләп кит әле?
Айсылу белән яшь җырчылар Ләйсән Сөнгәтова, Альбина Апанаева һәм Эпсилон
Айсылу Лерон.
“Сәләт” белән мин 5-6 ел элек таныштым. Еллар дәвамында алар турында тапшырулар ясап килгән булсам, быел мин “Сәләт”нең эченә кереп киттем. Бу инде апрель айларында башланды, башта без алар белән Чехиягә, Прагага сәяхәт иттек. Анда бизнес мәктәп булды, мин телевизион курс алып бардым. Шушы сәяхәттән соң “Сәләт” белән элемтәләр тагы да яхшырды һәм миңа җәйге “Сәләт” фестивален бергә оештырыйк, дигән тәкъдим булды. Фестиваль үзе җәй уртасында 3-4 көн дәвам итсә дә, оештыру эшләре яз айларында ук башланды. Менә шунда инде синең эшеңнең нәтиҗәләре күренә. Без анда шалашларда яшәдек, концертлар куйдык, онытылмаслык мизгелләр булды… Миңа яшьләр белән эшләү бик ошады һәм ошый. 2006 елда университет бетерсәм дә студентлар, балалар яныннан аерыласым килми.
Рөстәм Исхакый. “Сәләт”тә меңләгән балалар, алар мәктәп укучылары гынамы, студентлар да бармы?
Айсылу "Азатлык"ның Казан студиясендә
Айсылу Лерон. 700 гә якын кеше иде анда. “Сәләт” лагерының 9 аланы бар. 7-сендә мәктәп укучылары, 2 аланында студентлар ял итә.
Рөстәм Исхакый. Син әле яз айларында 3 ел рәттән “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең алып баручысы булдың. Бу эшеңнән син канәгатьлек аласыңмы, чөнки белүемчә материал яктан бер ни дә алмыйсың…
Айсылу Лерон. Әлбәттә канәгать! Бу акция ел дәвамында бара, кызганычка каршы мин анда ел дәвамында катнашмыйм. Ләкин ул чараның активистлары бар, аларның күбесен беләм, бик зур эш башкаралар. Минем хезмәтем монда аз, шуңа да карамастан “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең алып баручысы булуыма шатмын. Бу чарада күбрәк бары тик татар телен үстерергә теләүче яшьләр генә катнаша, шуңа монда бик яхшы атмосфера барлыкка килә. Без аны Илфар Кәримов белән бергә алып барабыз.
Рөстәм Исхакый. Шушы чаралардан чыгып, башкаларын да күзаллап татар яшьләре алгарышка, үсешкә бара дип әйтә аласыңмы?
Айсылу белән Венера Русия күләм билгеле шоумен Тимур Родригес белән
Айсылу Лерон.
Татар телен үстерергә теләүче активист яшьләр елдан-ел артты, егет-кызларыбыз җанланды. Монда шул ук “Сәләт”нең дә тәэсире көчле дип саныйм, чөнки бу мәктәп яшьләргә киләчәктә зур-зур адымнар ясарга, лидер булырга этәргеч бирә, тәҗрибә алу урыны булып тора. Шулай ук, татар ТВсы, театры да, матбугаты яшьләрдә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә үз өлешен кертте һәм кертә. Шуңа да карамастан, үз телен белмәүчеләр, кире кагучылар да юк түгел.
Рөстәм Исхакый. “Яшьләр тукталышы”ннан киттем дидең, анда бит синең шәкертләр калды, аларның эшләрен карап барасыңмы, яхшы эшлиләрме?
Айсылу Лерон. Әлбәттә карап барам. Ләкин һәрвакыт туры килми, чөнки кайвакыт шәһәрдә булмыйсың, я телевизорга барып җитеп булмый. Менә үткән тапшыруны карап утырдым, сюжетлар кызыклы иде. Минем белән булганда да әйбәт ясадылар, хәзер дә.
Рөстәм Исхакый. Яшьләрне татар мәдәниятенә тартуда сезнең кебек “йолдыз”ларның да тәэсире зур дигән сүзләр белән килешәсеңме?
Айсылу Лерон. Сезнең кебек “йолдыз”лар диюең белән килешеп бетмәсәм дә, татар яшьләре арасында күренеп торучы активистларның йогынтысы көчле икәнлегендә шигем юк. Әгәр инде шушы яшь лидерлар үз телен хөрмәт итә икән, мәдәниятне, телне яратырга өндәп пропаганда алып бара икән, бу һичшиксез зур реклама булачак. Бу татар яшьләренең милли үзаңын формалаштыруга бик зур йогынты ясыячак. Шуңа күрә, мин хәтта шушы лидерлар белән эшләүче бер пиар-агентлык та булдырыр идем. Яшьләр бит зәвыклы
киенгән, акыллы, уңган, зур уңышларга ирешкән егет-кызларга карый, алар кебек булырга тырыша.
Рөстәм Исхакый. Бүгенге көндәге хис-кичерешләреңнән чыгып яшьләргә ниләр әйтер идең?
Айсылу Лерон. Үзеңнең никадәр бәхетле икәнлегеңне аңлар өчен бәлки ниндидер кыенлыклар аша үтәргә кирәктер. Әйе, ул кыенлыклар аша үттем һәм инде хәзер һәр көнем минем өчен ул бәхетле көн, һәрберсен позитив рухта үткәреп җибәрәм. Яңгыр яуса да, минем өчен бу проблема түгел. Менә күптән түгел генә көчле яңгыр явып үтте бит, мин аны да сизми калганмын, телевизор аша гына карап белдем.
Яшьләргә һәрбер көннән уңай эмоцияләр, кичерешләр алып яшәргә киңәш итәм! Сер итеп кенә әйтәм, моңа кадәр тырнак буярга да вакытым юк иде.
XS
SM
MD
LG