Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:46

Төркиядә оппозиция һәм реформалар


Референдумга каршы чыккан Кылычдароглу тарафдарлары

Референдумга каршы чыккан Кылычдароглу тарафдарлары

Бу атна чыккан санында Төркиядә референдум нәтиҗәләренә тукталган Британиянең The Economist журналы Төркиядә оппозиция реформа хәрәкәтенә каршы торуы белән халык яклавын югалта бара, дип язды.

Британиянең The Economist журналы Төркиядәге референдумда кабул ителгән конституция үзгәрешләре адымы белән генералларның сәясәттәге йогынтысының кимиячәген яза. Журнал язуынча, конституция үзгәрешләре белән Төркиядәге хакимияттә демократик идарә артачак.

Оппозициядәге (CHP) башлыгы Kәмал Кылычдароглу
Мәкалә авторы "Оппозициядәге Җөмһүриятче халык партиясе" (CHP) башлыгы Kәмал Кылычдароглу конституция үзгәрешләрен Төркиянең дөньяви дәүләт үзенчәлегенә каршы башкарылган гамәлгә санаса да, халык мондый карашта түгел", дип яза.

Журнал яңа конституциянең 2011 елда узачак сайлаудан соң гына үзгәртеләчәген хәбәр итә.

Мәкалә болай дәвам итә: “Төркия хәзер бик мөһим чор кичерә. Oппозиция фиркаләре исә бу үзгәрешкә каршы торуы белән үзләренә зыян салалар. 2002 елдан бирле хакимият башында булган АК партия (гаделлек һәм үсеш фиркасе) киң күләмдә демократик реформалар башкарырга тырыша. Бу үзгәрешләр Төркиянең Европа Берлегендәге әгъзалыгы өчен яңадан сөйләшү башлар өчен зур сәбәп була".

Европа Берлеге исә сөйләшүләрне башлау өчен Төркиядән тагы да күбрәк реформалар таләп итә.

Төркиянең Европа Берлеге белән кызыксынуы кими

АКШтагы еллык трансатлантик үзгәрешләрне күзәткән "German Marshall fund" үзәге Төркия халкында Европа Берлегенә керү омтылышының кимүен белдерә.

Тикшерү нәтижәсенә караганда, Төркиядә Европа илләре белән хезмәттәшлекне яклаганнар саны соңгы бер елда 50% кимегән, Якын көнчыгыш илләре белән партнерлык төшенчәсен хуплаганнар саны исә икеләтә арткан.

Төркиянең киләчәктә Европа Берлеге иле булачагына ышанган кешеләр саны исә 25% гына.

Тикшеренү шулай ук Европа халкының Төркиягә карашын да өйрәнгән.

Хисапка күрә Европа халкынын 1/4 өлеше генә Төркия Европа Берлеге әгъзасы булырга тиеш дип саный. Хөкүмәтләре Төркиянең әгъзалыгына каршы торган Германия һәм Франция кебек илләрдә бу фикерне яклаганнар саны 16% кадәр кими.

Шулай да Европа халкының яртысы диярлек үзләре теләсә-теләмәсә дә Төркиянең киләчәктә Европа Берлеге әгъзасы булачагында шикләнми.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG