Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 10:54

Төрек җәмәгатьчелеге бу атнада Көнчыгыш Төркестанда булган вакыйгаларны зур борчылу белән күзәтте. Илдә Кытайга каршы протестлар булды.

Уйгырларның тыныч протестыннан соң төбәктәге хан-кытайларының уйгырларга таяк һәм корал белән һөҗүменә иминлек саклау көчләренең дәшмичә торуы Кытайдагы режимның – “азчылык уйгырларны кырып бетерү максатын чагылдыра” дигән тәэсир калдырды.

Президент Абдулла Гүл Өремчегә сәфәр ясаганнан соң, кытайлар уйгырларга “сезнең президентыгыз килсә дә, без сезне үтерәбез” дигәннәр.
Истанбул шәһәрләрендә протестлар

Төркиянең Истанбул, Анкара, Адана, Бурса, Афйонкараһисар, Кайсери, Мерсин кебек шәһәрләрендә протестлар булды. Анкарада төрле оешмалар Кытай илчелеге бинасына кара чәчәк бәйләме куйдыр. Хәтта индустрия министры кытай малларына байкот игълан итү тәкъдимен кертте.

Төркиядән Рабига Кадирга виза

АКШ-та яшәүче “Уйгырларның анасы” Рабига Кадир 8 июльдә Төркиянең НТВ каналында “Моннан соң кытайлар белән берга яшәү мөмкин түгел” дип әйтте.

Заманында эшкуар Рабигә Кадир Кытайның иң бай хатыннарның берсе булган. Соңрак аны төрмәгә ябалар, берничә ел төрмәдә тотылганнан соң аны чит илләрнең басымы белән АКШ-ка җибәрәләр. Дүрт ел инде ул биредә Бөтендөнья уйгырлар конгрессын җитәкли.

Ике тапкыр виза таләбе кире кагылган Рабига Кадирга Төркиягә керә алуы өчен премҗер Әрдоган виза бирелсен дигән боерык ясады. Кыскасы, Төркия рәсми рәвештә дә уйгырлар башына килгән һәлакәткә реакция күрсәтә. Бу бәлки беренче мәртәбә Төркиянең гәделсезлеккә очраган бер төрки халык яклы шундый каты позиция алуы дияргә мөмкин.

Барлык телевидение каналлары белән газеталарның беренче темасы шул булды. Төрле оешмалар, шул исәптән Истанбул адвокатлар берлеге җитәкчесе Муаммәр Айдын: “Синҗандагы вакыйгалар кешелек гәeбе һәм исәпсез көч кулланылган, без демократик җәмгыяви оешмалардан, университетлардан, адвокат берлекләреннән демократик протест белдерүләрен көтәбез”, дигән матбугат белдерүе ясады.

"Tиeшле чараларның күрелүен көтәбез"

Премьeр Ердоган да: “Вәхшәт дәрәҗәсенә җиткән бу вакыйганың тиз арада бетүе, җаваплыларның хисапка тартылуы һәм тиeшле чараларның халыкара кеше хокуклары кысаларында күрелүен көтәбез”, дип белдерде.

“2009 белән 2010 елларда БМО Иминлек Шурасы вакытлы әгъзасы буларак кешелек исеменнән бу платформада өстебезгә төшкән вазыйфаны урынына җиткерәчәкбез”, дип өстәде.

Тышкы эшләр министрлыгы да Төркиянең бу мәсьәләне күзәтеп баруы табигый. “Төркия халкы, төрки туганлык җепләре белән бәйле уйгыр халкын үзенә бик якын итә. Уйгыр халкы Төркия белән Кытай арасында көчле бер дуслык күпере”, дигән белдерү иясады Әхмәт Давудоглу.



Кытай илчесе министрлыкка чакырылды

Оппозициядәге Милләтче Хәрәкәт Партиясе башлыгы урынбасары Октай Вурал үз партиясеннән 58, АК партиядән 5-10 әгъзаның Төркия-Кытай Парламентара Дуслык группасыннан аерылган булуларын белдерде. “Төрек милләтенең зур кайгысы каршысында бу группада әгъза булуның мәгънәсе булмаячагын уйлыйбыз”, диде.

Үзләре дә азчылык көрдләрнең бер өлешен вәкиллек иткән Демократик Җәмгыять Партиясе дә “азчылыкларга карата мондый мөгәләмә күрсәтелү бертөрле раслана, кабул ителә һәм бу вәхшәт алдында дәшмичә тора алмас дигән белдерү ясады.

Хакимияттәге АК партиягә көндәш динче Сәгадәт партиясе дә һәлак булган уйгырларны искә алу өчен 12 июльдә Истанбулда бер митин оештырачак.

Кытайдагы уйгырларның гомумән азчылыкларның аяныч хәле канлы вакыйгалар белән генә көн тәртибенә менә. Русиянең исә Кытайны яклаү позициясенә кичүе төрек матбугаты өчен бик сәeр тоелды. Бу да бәлки төрекләрнең Русияне белмәвеннәндер.

бәйле язмалар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG