Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нияз Халит: "Казан кирмәнендә кимендә ун мәчет булган"


Казан ханлыгы чорында Казан кирмәне. Фиринат Халиков рәсеме
Казан ханлыгы чорында Казан кирмәне. Фиринат Халиков рәсеме

Татар мәчетләренең архитектурасын өйрәнгән тарихчы Нияз Халит Казан кирмәне территориясендә кимендә җиде мәчет булган дип саный. Казандагы элеккеге чорда кайда нинди мәчет булганын ачыклау эшен башкарып була, әмма моның белән шөгыльләнергә теләүчеләр күренми, ди галим.

Нияз Халит – татар мәчетләренең архитектурасын җентекләп өйрәнгән тарихчы. Дистәләгән китап, монографияләр авторы социаль челтәрләрдә аралашканда Казан кирмәнендә дистәгә якын мәчет булган дигән фикер белдерде. Әлегә кадәр бу җирләрдә археологик казу эшләре нәтиҗәсендә ике генә мәчет булган дип әйтелә. Азатлык профессордан бу хакта сорашты.

– Нияз әфәнде, Казан ханлыгы чорында Казан кирмәнендә ничә мәчет булган? Аларның урыннары билгелеме? Сез аларны күп дип әйтүегез нинди дәлилләргә таяна?

– Казан кирмәнендә биш зур таш мәчет булганы төгәл билгеле. Бу сан тарихи чыганакларда да телгә алына. Биш – минималь сан. Алай гына була алмый ул. Археологик казу нәтиҗәсендә Хан белән Кол Шәриф мәчетләре барлыгы ачыкланды. Хан мәчете бүген Татарстан президенты утырган сарай янындагы чиркәү тирәсендә булган. Нигез калдыклары бар. Кол Шәриф мәчете исә бүген Казан кирмәнендәге урыс һәм татар төзүчеләренә куелган һәйкәл тирәсендә булган. Аның нигез ташлары ачыкланган.

Нияз Халит
Нияз Халит

Казан кирмәнендә Нур Али мәчете дә булган, ул XVIII гасырның төзелеш планына кертелгән, һәрхәлдә язма китапларда ул искә алына. XVIII гасырның икенче өлешенә кадәр аны сүткәннәр. Кайда торган дигән сорау төгәл ачыкланмаган. Сөембикә манарасы каршында булган дигән фикер бар. Архитектор Петонди 1840 елларда Тайницкая манарасында төшү урынын ясаган, казыган. Бәлки Нур Али шул борында торгандыр да.

Казан мәчетләре чиркәүләргә әверелдерелгән

Казан теркәү кенәгәләре мәгълүматларына караганда Казан мәчетләре чиркәүләргә әверелдерелгән. XVI гасырда барлыкка килгән чиркәүләр урынына мәчет булган дип уйларга нигез бар. Казан кирмәнендә Киприян белән Устинья чиркәве булган. Ул хәзер юк, Спасс манарасы белән манеж арасында торган ул. Элек аның мәчет булуы ихтималы зур. Аның түбә уртасындагы манара, шакмак формасында булуы турында тасвирланмасын укыганда гыйбадәтханә Алтын Урда мәчетләре стилендә эшләнгәне аңлашыла.

Теркәү кенәгәләре нигезендә Казанда ике мөселман зираты булган, берсе Чернышевский урамында, икенчесе – аннан бераз өстәрәк булган җирләрдә урнашкан. Анда мәчетләр булганмы, юкмы – өздереп әйтә алмыйм. Әмма татар зиратлары тирәсендә кечкенә булса да мәчетләр дә булуы билгеле. Кураиш бистәсендә, ягъни бүгенге Мәскәү белән Камал урамы кисешендәге "бензоколонка" торган урында мәчет булган. Анда борынгы татар зираты булган, аны Петр I юкка чыгарган.

Казанда безгә билгеле биш кәрвансарай булган икән, аларда да мәчетләр булмый калмаган. Менә тагын 4-5 мәчет. Мәсәлән, бер кәрвансарай янындагы Изге Николай чиркәве тирәсендә борынгы кабер ташлары табылды.

Кәбир мәчете Богоявленский монастырь тирәсендә булырга тиеш

Әрхәрәй бакчасында да мәчет булуы бик ихтимал. Бу – Казан ханлыгындагы җитәкчеләренең гаиләләре белән ял иткән урыны. Элита бакчасы. Монда да мәчетсез булмый, чөнки анда каберлекләр табылды. Шуны истә тотарга кирәк: Казан – XVI гасыр урталарына 40 мең кеше яшәүче мөселман каласы. Шәһәрнең һәр мәхәлләсендә биш тапкыр намаз укый алырлык мәчет булган. Мәхәллә мәчетләре булган икән, җәмигъ мәчете дә була. Андыйларның берсе Казанның Ярминкә мәйданында, икенчесе – Арча басуында, тагын берсе – Ташаяк мәйданында. Хәрбиләр өчен аерым мәчетләр булган. Шәһәрнең аерым Кәбир мәчете булган. Анысы башкала мәчете булып санала. Минем күзаллавымча, ул Богоявленский монастырь тирәсендә булырга тиеш. Юкка гына анда христиан гыйбадәтханәсе барлыкка килмәгән. Корбан гаетләре өчен аерым мусала мәчетләре булган, алар шәһәр артында урнашкан. Шәһәр янындагы Дәрвишләр, Карабай бистәләрендә дә мәчетләр булган.

– Бу – сезнең фаразлар. Моны җентекләп өйрәнүче бармы? Казан ханлыгы чорындагы мәчетләрне барлау эшен дәүләт үз контроленә алырга тиешме?

– Мин – татар мәчетләренең архитектурасын өйрәнүче тарихчы. Кызыксынучылар бар, әмма берсенең дә башка галим артыннан барырга теләми, үзе ачышлар эшлисе килә. Ник мин башка кешенең идеяләрен тормышка ашырырга тиеш, мин ачкан яңалык булсын әле дип уйлый. Казан ханлыгы чорындагы мәчетләрне ачыклар өчен кимендә берничә кеше бу фикер белән янарга тиеш. Матбугат та моңа ярдәм итә алыр иде. Вакыт узу белән кызыксынырлар дип уйлыйм.

Дәүләткә килгәндә, бу эшне башкарып чыгар өчен аерым бер програм булырга тиеш. Әмма моңа тотынучы да юк, башкарып чыгарырлык кешеләр дә күренми. Аны эшлибез икән, Казанны төрле чорларга бүлеп, Казанның өч үлчәүле реконструкциясен ясау кирәк булыр. Казан ничек барлыкка килгән, Болгар, Алтын Урда вакытында нинди булган, аның инфраструктурасын булдырып, барысы да тикшерелеп тәкъдим ителсә, бик файдалы эш булачак.

Казан хариталары да бик начар өйрәнелгән

Бу – күп көч, финанслар таләп иткән эш. Мондыйрак эшне бер башлаган идем, 2000 елда Һанноверда узган EXPO 2000 күргәзмәсенә Казан кирмәненең 3x3 метр зурлыкта макетын ясап, ханнар сарае, мәчетләр, кәрвансарайлар кайда торганы, диварлар ничек салынганын эшләдем, барысын да карап була иде. Ханнар чорындагы Казан виртуаль манзарасын эшләп була. Казан хариталары да бик начар өйрәнелгән. Бүгенге галимнәр белән Казанда кайда ни булганын тикшереп, якынча белергә мөмкин. Ярар, 100 процентны ачыклап булмас, әмма 70 процентка да акчыкланса, зур эш булачак.

– Казанда Изге Мәрьям ана иконасы чиркәвен зурлап төзиячәкләр. Нияз әфәнде, ничек уйлыйсыз: нигез ташы салганда анда, мәсәлән, мәчет калдыклары табылса, нишләрләр икән?

– Бу төзелешне кем тарафыннан алып барылуына бәйле булачак. Аннары бу тирәгә археологларны кертеләрме – белмим. Нидер табылуы ихтимал, чөнки ул борынгы Казан ханлыгы, кирмән урыннары. Археологик табылдыкларга мөнәсәбәт ничек булачак – бу да сорау тудыра. Тавыш чыкмасын өчен берни әйтмичә шыпырт кына уздырып китәргә мөмкиннәр.

– Казанда мәчетләр саны җитәрлекме? Кайда гыйбадәтханәләр салырга мөмкин?

– "Казан нуры" – бик матур мәчет, әмма аслы-өсле юллар салынгач, ул кечерәеп калды. Аны зурайту дөрес булыр иде. "Тандем" тирәсендә дә матур мәчет балкып торса, матур булыр иде. Элеккеге “Акчарлак” рестораны тирәсендә дә бер мәчет тә юк.

– Нияз әфәнде, сез бик еш кына яңа биналар төзелә икән, алар татар стилендә булсын дигән фикер белдерәсез. Шәһәрнең милли колоритын булдырырга кирәк дисез. Татар мәчетләре дип сөйләгәндә дә мәмлүкләр чоры, Алтын Урда вакытларындагы мәчетләрен атыйсыз. Гөмбәзле Кол Шәриф белән Борисководагы "Шамил" мәчетләре Алтын Урда чорындагы стилендә төзелгән Аллаһ йортлары дип әйтәсез. Соңгы елларда Нижгар, Пенза өлкәләрендә дә, Чуашстанда да андыйдар күренә башлады. Милли архитектуралы татар мәчетләре күбрәк булсын өчен, бәлки, аның проектлар үрнәкләрен ясап, кешеләргә тәкъдим итәргә кирәктер?

Татар мәчетләре төрле. Шуның белән күңелле дә

– Чиркәүләрне төзегәндә төгәл кагыйдәләр бар: кайсы җирдә ишек, бүлмә булуы, кайда ни торырга тиеш – барысы да төгәл билгеле. Читкә тайпыла алмый архитектор. Ә мәчетләр – иҗат җимешләре. Кем ничек төзисе, бизисе килә, шулай эш итә. Татар мәчетләрен карагыз: алар төрле. Шуның белән күңелле дә. Әҗем мәчете Кабан арты мәчетеннән нык аерыла. Кол Шәриф белән Чаллыдагы Тәүбә мәчете дә төрле.

1990 елларда мәгълүмат юк иде, кешеләр үзләре тырышып төзеде, татар мәчете шулай булырга тиештер дип интуитив эш итте. Һәм шедеврлар барлыкка килде. Безнең Айвар Саттаров, Сергей Шәкүров кебек архитекторлар барлыкка килде. Башка төбәкләр белән чагыштырганда без архитектура мәктәбен салкап та, үстерә дә алдык. Чеченнарга да, дагыстаннарга да төрекләр төзи бит. Азмы-күпме казакълар да бу юнәлештә адымнар ясый, әмма алар да мәчет төзегәндә татар архитекторларына мөрәҗәгать итә.

Үрнәкләр булдыру дөрес түгел дип уйлыйм. Беренчедән, берничә проект ясап гел шуларны кабатлау булыр, иҗатны киметер. Икенчедән, мәчет төзүчеләрнең дә кесә калынлыгы төрле. Кем ничек булдыра, шулай эшләсен. Төзесеннәр генә һәм алар буш тормасыннар.

XS
SM
MD
LG