Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юто Хишияма: "Татарлар – тырыш милләт. Тырыш милләт телен онытмас"


Халыкара татар теле олимпиадасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Ютога Казан университеты магистратурасында бушлай уку сертификатын тапшыра
Халыкара татар теле олимпиадасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Ютога Казан университеты магистратурасында бушлай уку сертификатын тапшыра

Казанда ике ел татар филологиясе бүлегендә укыган Юто Хишияма җәен Япониягә кайтты. Токио университетында татар телен укытырга хыяллана. Казан, татар теле, ислам турында аның фикерләре, алга таба планнары һәм Курил утрауларына мөнәсәбәте – безнең әңгәмәдә.

2014 елда Юто Хишияма Халыкара татар теле олимпиадасында җиңү яулый. Шуннан соң бөтен татар матбугаты аның турында яза-сөйли башлый, татар теленә гашыйк булган егет турында мәгълүмат тарата. Ике ел Юто Казан университетында, татар филологиясе юнәлешендә белем алды. Хәзер ул туган иленә кайтты. Ике ел бу егеткә ниләр бирде? Хәзер ул ниләр эшли? Шушы һәм башка сорауларны Ютоның үзенә бирдек.

– Юто, Казанда белем алуны тәмамладың, хәзер Япониядә ниләр белән шөгыльләнәсең, нәрсә эшлисең?

Татар телендә сөйләшер өчен Токиога килгән татарлар белән күрешергә тырышам

Июнь азагында Казан университетының магистратурасын тәмамлап, Токиога кайттым. Кайткач та татар теле һәм мәдәнияте белән бәйле эшләремне дәвам итәм. Дуслар белән Татарстан турында китап язабыз.

Татарча яңалыклар укыйм, татар җырларын тыңлыйм, сагынгач татар ризыкларын пешерәм. Татар телендә сөйләшер өчен Токиога килгән татарлар белән күрешергә тырышам, бу кыска вакыт аралыгында инде өч кеше белән күрешеп, аз булса да, татарча аралаштым.

Ютоның Казанда диплом алган мизгеле, мөгаллимнәре һәм курсташ кызлары белән
Ютоның Казанда диплом алган мизгеле, мөгаллимнәре һәм курсташ кызлары белән

– Алга таба планнарың ничегрәк? Элек Токиода татар телен укытырга телим дигән идең, бу чынга ашармы? Аны ничек күзаллыйсың?

– Башта магистратураны тәмамлап, аннары аспирантурага керергә ниятлим. Күптән түгел безнең университетта төрекмән теле дәресе ачылды, аны дустым алып бара. Аның кебек мин дә университетта татар теленә укытырга хыялланам, тик әлегә ул хыял булып кына кала бирә. Чынга ашырыр өчен күп нәрсә эшләргә кирәк. Ничек булса да, алга таба да Япониядә татар телен һәм мәдәниятен танытырга, татар теленең киләчәгенә өлеш кертергә тырышасым килә.

Токиода татар теле дәресен алып барырга хыялланам, тик әлегә ул хыял булып кына кала

– Читтән караганда, японнарда татар теле белән кызыксыну арта бара дигән хис туа. Токиода курслар оештырыла, татар телен өйрәнүчеләр күбәйде. Синеңчә, бу нәрсәгә бәйле?

– Чынбарлыкта, японнарның күбесе хәтта “татар” дигән сүзне дә белми. Япониядә татар теле һәм мәдәнияте белән кызыксыну әлегә юк дәрәҗәсендә. Шулай да, әкренләп кызыксыну арта бара.

Ике ел элек башланган татар теле курсларына йөрүчеләр саны артты, хәзерге вакытта аларга якынча 20 кеше йөри. Япониядә татарлар белән бәйле чаралар да үткәрелә башлады. 2013 елның май аенда татарлар нигез салган Токио мәчете төзелүенә 75 ел тулу уңаеннан “Төрек-татар мәдәнияте көннәре” узды, Татарстан рәссамы күргәзмәсе, татар ризыклары кичәсе оештырылды. 2015 елның октябрендә Япониянең беренче мәчете - Кобе мәчете төзелүенә 80 ел тулу уңаеннан Япониянең өч шәһәрендә “Татар мәдәнияте көннәре” үткәрелде, фәнни конференцияләр, җыр-бию концерты, фото-рәсем күргәзмәсе оештырылды.

Юто Токиода татар теле курсларында чыгыш ясый
Юто Токиода татар теле курсларында чыгыш ясый

Минемчә бу – Япониядә яшәүче татарлар, аларның тарихы белән кызыксынучы галимнәр, һәм ярдәм күрсәтүче оешмаларның тырышлыгына бәйле. Алга таба да шундый чаралар үткәрелеп, Япониядә татар теле һәм мәдәнияте белән кызыксыну артса, бик әйбәт булыр иде.

– Японнар – нинди халык? Татарларлар белән чагыштырып караганың бармы?

– Японнар дөньяда иң тәртипле һәм тырыш халыкларның берсе дип уйлыйм. Аларның бу холкы аеруча хезмәт күрсәтүдә ачык күренә.

Татар милләте белән чагыштырганда, охшашлыклардан күбрәк үзгә нәрсәләр табыла. Чөнки алар аерым җирдә бөтенләй төрле тарих кичергән. Тышкы кыяфәт тә, менталитет та аерыла. Шулай да, телләрендә һәм җырларында охшашлыклар сизелә дип әйтер идем.

Юто Япониядә татар телен "рекламлый"
Юто Япониядә татар телен "рекламлый"

– Узган ел Татарстан турында сайт ачкан идегез. Бу эшегез ничек бара?

– Сайтка яңа язмалар әзерләү урынына китап язу эшләре белән мәшгульбез. Бу эшне ике дустым белән өчәү алып барабыз. Китабыбыз – Татарстан һәм татарлар турында япон телендә язылган иң беренче китап булачак. Барып чыкса, киләсе ел башында нәшер ителер.

– Юто, син ике ел дәвамында Татарстанда яшәдең. Иң нык шаккатырганы, кызыктырганы ниләр булганын әйтә аласыңмы?

– Татарстанда яшәгән ике елым бик тиз үтте һәм онытылмаслык булды. Магистратурада белем алдым, япон үзәгендә японча укыттым, яңа дуслар таптым, шәһәр буйлап күп йөрдем, төрле җирләргә сәяхәткә чыктым. Татарстанда Казаннан тыш Болгар, Арча, Биектау, Алабуга, Чаллы, Чистай, Әлмәт, Азнакай, Яшел Үзән, Лаеш, Актанышта булдым, Чатыртауга да меңдем. Русия шәһәрләре арасында Петербур, Мәскәү, Уфа, Йошкар-ола һәм Чабаксарда булдым. Мәскәү һәм Петербурда татар җәмгыяте оешмаларында кунакта булдым.

Мәскәү татарларында кунакта
Мәскәү татарларында кунакта

Шаккатырган, кызыктырган әйберләрнең күбесе – Япониядә булмаган күренешләр. Мәсәлән коры һава, түбән температура, зур елгалар, киң кырлар, начар сервис белән арзан бәяләр.

– Сервис дигәннән, Казанда яшәү авыр булдымы?

– Юк, һич тә авыр булмады. Казан – яшәргә уңайлы шәһәр дип саныйм. Бәяләр арзан, тулай торак рәхәт һәм чиста. Куркыныч хәлләргә дә тап булмадым. Хәтта салкын һәм караңгы кыш та миңа бик авыр тоелмады. Урысча яхшы белмәвем һәм түбән хезмәт күрсәтү дәрәҗәсенә генә кайвакыт уңайсызлыклар китерә иде.

– Син хәзер татар теле халәтен эченнән беләсең. Синеңчә, татар теле үсәме яки бетә барамы? Аны нинди юллар белән үстереп була?

Татар теле авыр хәлдә. Рус теленә йотылып, әкренләп бетә бара.

– Күргәннәремнән чыгып әйтсәм, кызганычка, татар теле авыр хәлдә. Урыс теленә йотылып, әкренләп бетә бара. Татар теленең шундый хәлдә калуының иң зур сәбәбе – татарларның үз дәүләте булмавы. Хәзерге дөньяда авыр хәлдә калган телләрнең күбесе – үз дәүләте булмаган азчылык милләтләренең телләре. Чөнки бер дәүләттә бер телгә өстенлек бирелә, һәм шул телне белү җитә. Русиядә ул – урыс теле. Шуңа күрә, хәзерге шартларда татар телен үстерү бик авыр.

Әмма, бетмәс өчен аны саклау юллары бар һәм татарлар аны уңышлы башкарыр дип ышанам. Татарлар – тырыш милләт. Тырыш милләт үз телен онытмас.

– Телдән тыш сине татар мәдәнияте дә кызыктырды, шулай бит? Татар мәдәниятендә сиңа иң нык ошаган өч нәрсәне әйтә аласыңмы?

– Беренчесе – җырлар. Иң башта интернетта татар җырларын тыңлап, татар телен өйрәнә башлаган идем. Иң беренче тыңлаган җырлар – “Аерылмагыз” һәм “Туган тел”. Мин аеруча моңлы халык җырларын һәм ретро җырларны яратам. Интернетта татар радиоларын тыңлыйм һәм ошаган җырларны эзләп җыеп барам.

Токиога кайткач, татар ризыкларын сагынып, чәкчәк, өчпочмак һәм пәрәмәчләрне пешерәм

Икенчесе – ризыклар. Миңа камыр ризыклары, аеруча өчпочмак, пәрәмәч һәм чәкчәк ошый. Иң башта, 3 ел элек Токио мәчетендә өчпочмак һәм чәкчәк ашаган идем. Шунда татар ризыкларының тәмлелеген белдем. Казанда булганда, татар ризыкларын яратып ашый идем. Токиога кайткач, татар ризыкларын сагынып, чәкчәк, өчпочмак һәм пәрәмәчләрне пешерәм.

Өченчесе – милли бизәкләр. Алар чыннан да матур, карап туя алмаслык. Истәлеккә Кирмәндә милли бизәкле паспорт тышлыгын сатып алдым.

Минемчә боларның һәрберсе дә дөньяда көч сынашырлык!

– Социаль челтәрләрдә еш кына мәчетләр фотоларың чыгарасың. Синең исламга карашың нинди? Татарстанда яшәвең бу карашларга тәэсир иттеме?

Татарстанда мәчетләр һәм чиркәүләр бергә тора, бу чынлап та үзенчәлекле күренеш

– Матур мәчетләр һәм чиркәүләрне карарга, фотога төшерергә ярата идем. Гүзәл архитектурага сокланырлык. Җитмәсә Татарстанда алар янәшә тора, бу –чынлап та үзенчәлекле күренеш. Мин аларны күбрәк турист күзлегеннән карадым.

Татар дусларым арасында төрле кешеләр бар. Кемдер яулык бәйли, мәчеткә йөри, ураза тота, дуңгыз итен ашамый. Ә кемдер бөтенләй дини эшләр белән шөгыльләнми, дуңгыз итен дә ашый. Миңа булган хәлләрне күзәтеп, башка мәдәниятне сизү кызык иде.

Юто япон дуслары белән Казан мәктәп укучылары әзерләгән милли проектлар белән таныша
Юто япон дуслары белән Казан мәктәп укучылары әзерләгән милли проектлар белән таныша

Кызганычка, ислам дигәч, Япониядә күбесе террористны күз алдына китерә. Япониядә ислам киң таралмаган һәм ислам дәүләтләре еракта урнашкан, шуңа ислам турында күп нәрсәне белмиләр, ислам сүзен бары тик телевизордан, террористлар турындагы яңалыклардан гына ишетләләр. Үземдә шундый стереотип юк.

– Бераз читкә китеп, Курил утраулары мәсьәләсенә мөнәсәбәтең нинди? Ул Япониягә кайтарылырга тиешме?

Казанда милли университет булдырылса, шунда япон теле укытучысы булып эшлисем килә

– Территория мәсьәләләре тирәсендә бәхәс куертуны мәгънәле дип санамыйм. Бу тирәдә сүз куертулар “Бу уенчык – минеке!” дип кычкырышып талашкан балаларга охшаш. Олылар шундый мәсьәләне хәл итә алырга тиеш. Курил утраулары мәсьәләсе Япония-Русия мөнәсәбәтен ныгытуга киртә булып тора. Яхшы мөнәсәбәт ике дәүләткә кечкенә утраулардан да күбрәк файда китерер. Шулай булсын өчен бу мәсьәлә тиз арада хәл ителергә кирәк.

– Казанга тагын килеп, яшәп алырга телисеңме?

– Якын киләчәктә конференциядә яки берәр чарада катнашыр өчен бер-ике атнага килә алсам, бик шат булыр идем. Әгәр Казанда эшләргә туры килсә, әлбәттә тагын яшәр идем. Милли университет булдырылса, шунда япон теле укытучысы булып эшлисем килә.

XS
SM
MD
LG